Википедия:Тавыш бирү:Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре latin yazuında])

Биредәге нормалар күбесенчә Урыс википедиясеннән алынганнар.

Аларны кабул итү-итмәү буенча тавыш бирү оештырыла. {{Риза}} дип җавап бирүчеләр кагыйдәләрне тулаем кабул итү өчен тавыш бирә. {{Каршы}} дип җавап бирү очрагында катнашучы яңа кагыйдәләрне кабул итмәскә тәкъдим итә.

Тавыш бирү башланганчы, бу сәхифәнең бәхәс битендә тәкъдимнәр һәм шикаятьләрне калдырып була. Тавыш бирү 16 июль көнне башлана, 30 июль көнне тәмамлана. Алып баручы: Derslek. Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы 3 ай эчендә төзәтмәләре булган теркәлгән кешеләр катнаша ала.--Derslek (бәхәс) 2 июл 2014, 09:45 (UTC)[җавап бирергә]

Бәхәсләшү кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

  • Кагыйдәләр белән уйнамагыз. Википедиянең нигезләре мәкаләдән энциклопедик стиль һәм тикшерүчәнлек таләп итә. Әгәр кем дә кем кагыйдәләрдән аерым матдәләр йолкып алып, аларга таянып Википедия максатларына каршы бара һәм уртак эшкә комачау итсә, димәк ул кагыйдәләр белән уйный (ru:ВП:НИП).
  • Кагыйдәләрдән тишекләр эзләмәгез. Википедия – адвокатлар мәктәбе түгел, аның кагыйдәләре тормышны җиңеләйтергә тиеш, киресенчә түгел.
    • Кагыйдәләрне артык төгәл, формалистик рәвештә үтәү, алар белән уйнау, яки киресенчә, кагыйдәләр эчендә тишекләр эзләү Урыс Википедиясендә вики-дәгъвачыллык һәм хәрефкә ябышучанлык дип аталалар.
«Ишетмәмешкә салышу»
  • Ишетмәмешкә салышу. Бәхәстә бер яңгыраган һәм кире кагылган аргументны кабатламагыз. Әгәр дә башка бәхәсләшүчеләр аны күрмәмешкә салышкан булсалар, ул аргумент турында әдәпле генә искәртеп куярга һәм җавап тапмаганнарын искәртергә кирәк. Әгәр дә Википедияченең берәр төрле фикергә ябышып ятуы аеклык һәм конструктивлык чикләренә сыймый башласа, ул башка кулланучыларның тыныч һәм итәгатьле фикерләрен һәм комментарийларын тыңларга теләмәсә, моны инде гади яки очраклы ялгышу итеп санап булмый. Андый гамәлләр күрәләтә деструктивлар рәтенә керә ала, чөнки бу – үз фикерен бәясеннән тормыйча тагарга омтылу. (ru:ВП:Неслышу).
  • Оппонентның хаксызлыгын исбатлар өчен генә яңа мәкалә язмагыз (ru:ВП:ЧНЯВ).
  • Бәхәстән ботка ясамагыз. Бәхәстәге җавапны бер абзац итеп язарга тырышыгыз, алдагы фикердән аеру өчен аны (+*) яки (+:) билгеләре белән башлагыз.
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:ББЯ
Реплика [[user:Кем-дә-кем|Кем-дә-кем]] 18:40, 10 август 2014 (UTC)
: Җавап1. [[user:Кем-дә-кем 2|Кем-дә 2]] 18:40, 10 август 2014 (UTC)
: Сезнең җавап. ~~~~
:: 1нче җавапка җавап. ~~~~
: Сезнең җавап (альтернативное размещение). ~~~~
  • Бәхәсләшү урыннарын ишәйтмәгез. Кайбер кулланучылар берәр мәсьәләгә караган бер үк хәбәрне (сорау, игълан, шикаять, гариза) төрле битләрдә, кулланучыларның шәхси битләрендә урнаштырып күбәйтәләр. Бу дөрес түгел, чөнки бер темага берничә урында барган бәхәсләшү кулланучылар өчен авырлыклар тудыра. Шуңа күрә күтерелә торган мәсьәлә буенча бәхәс бер генә урында башлана (сәхифәнең бәхәс бите, ВП:Күчерү, ВП:Бетерүгә һ.б.), башка кулланучыларга бәхәс урынының адресын күрсәтеп гади белдерү ясала.
  • Рәсми язылыш. Язмаларыгызда Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану канунында китерелгән язылыш кагыйдәләренә таяныгыз.
  • Кыскалык һәм иплелек. Бәхәстәшләргә ихтирам күрсәтеп, фикерләрегезне кыска һәм ипле итеп языгыз.

Тавыш бирү кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

  1. Тавыш бирү, гадәттә, Википедиянең эчке стандартын (кагыйдәләр, кулланмалар) кабул иткәндә үткәрелә. Мәкалә эчтәлеге, терминологиягә караган мәсьәләләрне тавышка кую хупланмый (ru:ВП:РК).
    1. Шәхси характердагы мәсьәләләр, мисал өчен – кулланучыны тыю, куу, кисәтү салу яки алу, администраторларга претензияләр һ.б.ш.и., буенча тавыш бирү ясалмый. Шундый төр тавыш бирүнең барышы һәм нәтиҗәсе мәгънәви эчтәлекне түгел, күбрәк кулланучылар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне чагылдыра башлый һәм низагның көчәюенә китерергә мөмкин. Шәхси низаглар чишү өчен ВП:ЮАШ арадашчылыгына мөрәҗәгать итү сорала.
  2. Тавыш бирү исеме ВП:Тавыш бирү... белән башланган махсус биттә алып барыла.
  3. Тавыш бирүгә кадәр, кагыйдә буларак, куелган мәсьәләнең эчтәлеге буенча фикер алышу алып барыла.
  4. Тавыш бирү 10-14 көн бара ала.
  5. Тавыш бирү башланган көннән алып, тавышка куелган мәсьәлә формулировкасы үзгәртелә алмый.
  6. Тавыш бирү бүлегендә кулланучылар {{Риза}} яки {{Каршы}} дип билге куя, фикерләрен нигезли ала.
  7. Тавыш бирүдә катнашкан кеше үз позициясен татар телендә аңлата белергә тиеш. Татар телен белмәгән кулланучыларны бәхәсләшү барышын тәрҗемә белән тәэмин итү — Татар википедиясе өчен артык исрафчыллык булыр иде.
  8. Тавыш бирүнең алып баручысы була. Тавыш бирүне гамәлдәге админ яки админ күрсәткән тәҗрибәле кулланучы алып бара. Алып баручы тавыш бирү барышында чыгарга мөмкин хәрәмләшүләрне тоткарлый һәм нәтиҗә чыгара.

Бирелгән вакыт эчендә 6 кеше тавышын бирде. Риза - 6 кеше, каршылар юк. Кагыйдәләр җыелмасы кабул ителде. --Derslek (бәхәс) 30 июл 2014, 12:09 (UTC)[җавап бирергә]