Владимир Алмазов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Алмазов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Владимир Алмазов
Туган 27 май 1931(1931-05-27)
Торопецкий район[d], Көнбатыш өлкә[d], РСФСР, СССР
Үлгән 4 гыйнвар 2001(2001-01-04) (69 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Күмү урыны Серафимовски зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
В. А. Алмазов исемендәге Төньяк-көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәге

Владимир Алмазов (27 май 1931 ел — 4 гыйнвар 2001 ел) — галим-кардиолог, Русия Медицина фәннәр академиясе академигы (1995), Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1991). Медицина фәннәре докторы (1967), профессор (1969). Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998). Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1986).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмазов Владимир Андреевич[1] 1931 елның 27 маенда Тверь өлкәсенең Торопецк районындагы Русаново авылында туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннары Торопец 1-нче урта мәктәбен тәмамлый. 1948 елда академик И. П. Павлов исемендәге 1-нче Ленинград медицина институтына укырга керә.

Эш урыны: 1972 елдан — 1-нче Ленинград медицина институтының кафедра мөдире; 1978 елдан — шәһәрнең баш кардиологы; 1980 елдан — Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Кардиология гыйльми-тикшеренү институты директоры (Санкт-Петербург), Г. Ф. Ланг исемендәге кардиология җәмгыяте (Санкт-Петербург) җитәкчесе.

В. А. Алмазов эшләгән терапия факультеты кафедра клиникасы, терапия, кардиология, эндокрин һәм гематологик бүлекләре, интенсив терапия бүлеге булган күп профильле дәвалау учреждениесе булып китә.

В. А. Алмазов 1980 елда Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының кардиология Гыйльми-тикшеренү институты булдыру өчен нигез булып торган кардиология фәнни мәктәбенә нигез сала.

Алмазов җитәкчелегендә 60 кандидатлык һәм 25 докторлык диссертациясе якланган.

2001 елда РМФА академигы В. А. Алмазов турында «Торопец Ломоносовы» исемле телефильм төшерелә.

РМФА академигы В. А. Алмазов Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең медицина фәннәре бүлекчәсе әгъзасы.

ССРБ Медицина фәннәре академиясенә ССРБ халык депутаты итеп сайлана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санкт-Петербург һәм Русиянең әйдәүче клиникаларының берсе — Төньяк-көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәге аның исемен йөртә.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмазов Владимир Андреевич 300-дән артык гыйльми хезмәткәр нәшер иткән, шул исәптән артериаль гипертензия һәм йөрәкнең ишемия авыруы проблемалары турында 25 монография һәм медицина буенча дәреслекләр.

  • Клиническая патофизиология учеб. пособие для студентов мед. вузов / В. А. Алмазов, Н. Н. Петрищев, Е. В. Шляхто, Н. В. Леонтьева, 1999. — 464 с.
  • Алмазов, Владимир Андреевич. «Пограничная артериальная гипертензия» В. А. Алмазов, Е. В. Шляхто, Л. А. Соколова, 1992. — 189 с.
  • Алмазов, Владимир Андреевич. «Здоровье — главная ценность» Л. Лениза 1987 с. 17 см

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 елда В. А. Алмазова «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.
  • 1996 елда Халыкара биографик үзәге (Кембридж) XX гасыр медицинасында зур казанышлары өчен аны медаль һәм диплом белән бүләкли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://img-fotki.yandex.ru/get/6447/36256508.29/0_6a77c_cca4b557_orig

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]