Вшиха тавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вшиха тавы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вшиха тавы күренеше

Вшиха тавы - Идел елгасының уң як яр битендә урнашкан Тәтеш таулары калкулыгының бер өлеше, көнчыгыштан Идел елгасы, Көнбатыштан Тәтеш шәһәре, көньяктан һәм төньяктан чокырлар белән чикләнгән текә борын.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   Вшиха тавында безнең эрага кадәр I меңьелыкка караган археологик истәлек булган II Тәтеш шәһәрчеге урнашкан. Шәһәрчекнең көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба сузылган дүртпочмаксыман мәйданчыгы (120х20-30м) ишелүчән чокыр һәм шешсыман вал белән чикләнгән. Төрле елларда Вшиха тавында археологик-тикшеренү эшләре алып барыла. 2007-2011 елларда тарих фәннәре докторы К.А.Руденко җитәкчелегендәгесе аеруча игътибарга лаек. Бу урында б. э. к. IX-VII гасырларда ук торак җир булуы раслана. Монда бик күп чүлмәк ватыклары, тимер сабан,тимер балта, ук очы, чүлмәк эчендә шактый яхшы сакланган арыш, бодай бөртекләре һ.б. табыла. Бу табылдыклар Имәнкискә чоры культурасына туры килә. Болгар чоры культурасына караган табылдыклар исә монда  б.э. VI-VII гасырларында шәһәр тибындагы (шул заман үлчәмнәре буенча) торак урын булуын күрсәтәләр.[1] Тәтеш туган якны өйрәнү музеенда  II Тәтеш шәһәрчегендә алып барылган казу эшләре барышында  табылган 8756 саклану берәмлеге исәпләнә.[2] 2009 елның августында безнең борынгы тарихыбыз хөрмәтенә бу урында  истәлек ташы куела.
  Вшиха тавындагы тагын бер истәлекле корылма - болгар чорында биредә  булган каравыл манарасының прототибы- шулай ук 2009 елда куела. Ул  б.э.IX-XIV гасырларында бу урында Тәтеш шәһәренең төньяк чикләре узганны белдерә.  
  Вшиха  шулай ук елга буеннан  шәһәргә алып менүче текә агач баскычы белән дә данлыклы. Бу турыда И.Ильф һәм Е. Петров болай хәбәр итәләр: "Тәтеш. Сигез йөз кырык басмалы баскыч. Яшел һәм алсу яр бите".[3][4] Бүгенге көндә Идел ярларындагы иң озын баскычларның берсе, дүрт йөзгә якын басмасы бар.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Тау исеменең килеп чыгышы берничә төрле фаразланыла, ләкин алар барысы да заманында Идел буйлап баржалар тартып йөргән бурлаклар белән бәйләп аңлатыла. Шушы  тау янында ял итәргә туктаган арада алар 
  • - теккәләп, җилкәннәрне тәртипкә китергәннәр - "Сшиха" ("сшить" - "тегү" сүзеннән ясалган атама);
  • - кәбестә ашы - щи пешергәннәр - "Щиха" ("щи" - "кәбестә ашы" сүзеннән ясалган атама);
  • - шул чорда авыр хезмәттә интеккән кешеләрнең юлдашлары булган бетләрне юк иткәннәр - "Вшиха" ("вши"- "бетләр" сүзеннән ясалган атама)[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Руденко К.А. Древние Тетюши. - Казань: Издательство "Заман", 2011.
  2. http://www.museum.ru/M1304
  3. И.Ильф, Е. Петров. Собрание сочинений, том V.
  4. С. Гасимова тәрҗемәсе.
  5. Гора Вшиха. Из глубины веков.- Тетюши,2009

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Объекты культурного наследия Тетюшского района/ Панягина Н.Г., Гарустович Н.Г., Старшинина Н.Г. -Тетюши, 2000
  • Гора Вшиха. Из глубины веков, -Тетюши, 2009
  • Руденко К.А. Древние Тетюши. - Казань: Издательство "Заман", 2011

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]