Вәйнө Юнус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәйнө Юнус latin yazuında])
Вәйнө Юнус
Туган 1905(1905)
Покизен-Пурская
Үлгән 15 ноябрь 1930(1930-11-15)
Ленинград
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре телбелгеч

Вәйнө Иван улы Юнус (фин. Väinö Junus; 1905, Санкт-Петербург губернасы, Царское Село өязе, Покизен-Пурская авылы — 15 ноябрь 1937, Ленинград) — ингерманланд чыгышлы лингвист, язучы һәм филолог. 1930 елларда ижора әдәби телен булдыра. ЛТФҺЛИ доценты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәйнө Юнус 1905 елда крестьян гаиләсендә туган. Гатчинада фин теле укытучыларын әзерләү курсын үткән, Совет Карелиясендә һәм Ленинград өлкәсендә укытучы булып эшләгән, Герцен исемендәге педагогия институтында укыган, Ленинград дәүләт университетын тәмамлаган, анда Николай Марр һәм Дмитрий Бубрихта аспирантурада укыган. Соңрак Юнус ЛТФҺЛИда доцент, Герцен исемендәге институтта укытучы[1] һәм Тел һәм фикерләү Институтында фәнни хезмәткәр булып эшләгән[2].

1932 елда Дубов һәм Ленсу белән бергә ижор телен укыту өчен китаплар, алдагы елларда — ике дәреслек, ә 1936 елда — ижор грамматикасын төзегән. Беренче китаплар Сойкино диалектына нигезләнгән, әмма 1936 елгы грамматика шулай ук Түбән Луж диалекты үзенчәлекләрен үзләштергән.

Лингвистика белән беррәттән Вәйнө Юнус сынлы сәнгать белән дә кызыксына[1].

Юнус 1937 елның сентябрендә Сталин репрессияләре вакытында кулга алына, контрреволюцион эшчәнлеге өчен үлем җәзасына хөкем ителә һәм атып үтерелә[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]