Гагаралар
Гагаралар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Gavia J.R.Forst., 1788[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | ыру[1][2][4][…] |
Югарырак таксон | гагаровые[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Nordisk familjebok[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] |
Башлану вакыты | 37000 тысячелетие до н. э. |
Гага́ралар, сигезсуналар (Gavia) - гагарасыманнар гаиләлегеннән су кошлары ыругы. 4 төре билгеле, Европада, Азия һәм Төньяк Америкада очрый. ТРда 2 төре - кызыл бүксәле гагара (G. stellata) һәм кара бүксәле гагара (G. arctica) бар. Кара бүксәле гагаралар Көләгәш сазлыгында һәм Мишә елгасы тамагында оялаган (1932 һәм 1947), хәзер исә көзге һәм язгы күчеш вакытларында очрый. Түбән Кама сусаклагычында, Агыйдел елгасы тамагы тирәсендә 1000 ләп гагара төркем булып җыела. Гәүдәсе 100 см, канат җәеме 150 см га кадәр. Муены озын, сыгылмалы. Башы кечкенә, томшыгы озын, туры, хәнҗәрсыман. Каурыйлары тыгыз, куе. Коры җирдә, бәкәл сөягенә таянып, шуышып кына йөри ала. Төп азыгы - балык, эре су умырткасызлары. Кызыл бүксәле гагара Татарстан терр-ясендә юкка чыккан хайваннарның «кара исемлеге»нә, кара бүксәлесе ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2