Гаджет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаджет latin yazuında])

Гаджет (ингл. gadgetҗайланма; шулай ук — девайс дип тә атала ала)[1][2] — стандартларга сыешмаган оригиналь техник җайланма.

Бүген кулга киешле яисә КПК, смартфоннарга тоташтырырлык дәрәҗәдә кечкенә булган теләсә нинди санлы җайланманы гаджет дип атарга мөмкин.

Гаджетларның барлыкка килүе һәм функцияләренең мөмкинлекләре киберпанкта теркәлгән.

Программалы тәэмин ителеш гаджетлары ул өстәмә мәгълүмат бирә торган өстәмәләр: әйтик, һава торышы яисә валюта курсы белешмәсе, йә булмаса, Windows Vista-дагы «ян панель» мини-өстәмәләре.

Куллану өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаджетлар төрле өлкәләрдә таралган: спорт — фитнес-трекерлар, смарт-беләзекләр, спорт җайланмалары, шул исәптән «акыллы» кием; медицина: электрон пластырьлар.

Програм тәэминатында гаджет (виджет) — өстәмә мәгълүмат бирүче кечкенә программа, мәсәлән, һава торышы фаразы яки валюта курсы.

Сүзнең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң җентекләнгән риваять буенча гаджет сүзенең килеп чыгуы фр. gâche (атлама, камыт) hәм кечерәйтү формасындагы фр. gâchette сүзләре белән бәйле[3].

Ә иң беренче gâche сүзенең мәгънәсе «каптырма» иде hәм нид. gesp, gespe (прәшкә, каптырма) сүзләренә төпләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. gadget // Переводчик Google.
  2. Гаджет // Издательский словарь-справочник: [электрон. изд.] / А. Э. Мильчин. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: ОЛМА-Пресс, 2006.
  3. Этимология слова gadget 2009 елның 17 сентябрь көнендә архивланган. на сайте Online Etimology Dictionary(ингл.)