Киберпанк

Киберпанк (ингл. cyberpunk) — фәнни фантастиканың бер төре. Бу жанр 1980-нче елларның башында барлыкка килә.
Иң беренче булып Брюс Бетк язучысы «кибернетика» (ингл. cybernetics) һәм «панк» (ингл. punk) сүзләрен берләштереп, 1980 елда язылган яңа хикәясенә "Киберпанк" дип исем куша.
1983 елда Amazing Stories журналында басылып чыга.
Әмма киберпанкның мөстәкыйль жанрга формалашуы Уильям Гибсон язучысының "Нейромант"(1984) китабыннан гына башлана.
Гадәттә киберпанкка кагышлы әсәрләрдә ерак түгел киләчәк дөньясы тасвирлана. Шул дөньяда технологияның алга китүе белән беррәттән социаль төзелешенең төшенкелек яисә аның радикаль үзгәрешләре туры килә.
Классик киберпанкта җәмгыять төпкеленнән чыккан баш геройның(хакер, киберҗинаятче) дөньяда деспотик хакимиять оештырган бөтендөнья корпорацияләренә каршы көрәше сурәтләнә.
Төп авторлар һәм әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Уильям Гибсон - Нейромант hәм Хром Яндыру
- Брюс Стерлинг - Mirrorshades антология редакторы
- Нил Стивенсон - Карлы hәлакәт (1992)
- Пэт Кэдигэн - Mindplaers
- Руди Рюкер - Ware тетрологиясы
- Джон Ширли - Heatseeker
Киберпанк нәфис фильмнарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Робот-полицейский (ингл. RoboCop, 1987)
- Бишенче элемент (ингл. The Fifth Element, рус. Пятый элемент, 1997)
- Матрица (ингл. The Matrix, 1999)
- Аватар (ингл. Avatar, 2004)
- Ясалма зиhен (ингл. A.I., Artificial Intelligence, рус. Искусственный разум, 2001)
- Аерым фикер (ингл. Minority Report, рус. Особое мнение, 2002)
- Җимерүче(ингл. Demolition Man,рус. Разрушитель, 1993)
- 6-нчы көн (ингл. 6th day, рус. 6-ой день, 2000)
- Барысын да искә төшерү (ингл. Total Recall, рус. Вспомнить всё, 1990)