Галимҗан Баруди урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Баруди урамы (Казан) latin yazuında])
Галимҗан Баруди урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Киров районы һәм Мәскәү районы

Галимҗан Баруди урамы (рус. улица Галимджна Баруди) — Казанның Киров районындагы («Тасма» микрорайоны) урам. Кызыл Кокшай урамы белән киселештә башлана. Серов урамы белән киселештә тәмамлана. Батыршин, Щедрин, Петров, Ломоносов, Очучы урамы, Баш күтәрү урамы белән кисешә. Почта индексы 420102. Дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөфти Галимҗан Баруди (1857-1921) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке исемнәрее — Байкал арты урамы (рус. улица Забайкальская, 1957-2005), Беляков урамы (рус. улица Белякова, ?-1957)[1]. 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[2] белән әлеге урамның исеме дин галиме, дин-җәмәгать эшлеклесе, мөфти Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Галимҗан Баруди, 1857-1921) истәлегенә Галимҗан Баруди урамы итеп үзгәртелгән.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 3а йорты — 4нче гимназия-интернат[3]
  • 15нче йорт — 372нче «Дельфин» балалар бакчасы
  • 17нче йорт — 387нче «Алтын балык» балалар бакчасы
  • 25а йорт — 27нче китапханә

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]