Геннадий Климанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Климанов latin yazuında])
Геннадий Климанов
Туган 1 август 1948(1948-08-01) (75 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Эшче яшьләр урамы[1]
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин

Геннадий Иванович Климанов (1948 елның 1 августы, Казан, ССРБ) — совет футболчысы, уң як сакчы. Казанның «Рубин» командасы өчен 300дән артык матч уйнаган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геннадий Климанов 1948 елның 1 августында Казанда туган. «Рубин» футболчыларын әзерләү төркеме тәрбияләнүчесе. РСФСР һәм ССРБ яшьләр җыелма командаларына чакырылган[2], Россия командасында капитан була.

Олылар арасында 1967 елда «Рубин» составында беренче лигада чыгыш ясый башлый, киләсе сезоннан команданың төп уенчысы була. 1971 ел башында Мәскәүнең «Торпедо» командасына күчә, ләкин төп состав өчен сезон башында «Рубин»га каршы ССРБ кубогында бер генә матч уйный[3]. Сезон барышында Казанга әйләнеп кайта, әмма ел нәтиҗәләре буенча «Рубин» беренче лигадан төшеп кала. 1974 елда клуб белән бергә икенче лига финал турнирының көмеш призёры була. 1975 елдан башлап янә беренче лигада чыгыш ясый, тик чираттагы очыштан соң, 1977 елда командада состав яшәртелә һәм футболчы үз карьерасын тәмамлый.

Карьера өчен «Рубин» составында ССРБ беренчелекләрендә беренче һәм икенче лигаларда 304 матч уздырган. Саклау планы уенчысы була, әмма кайвакыт һөҗүмгә кушыла. Команданың уң флангында Морат Задикашвили белән тандем тәшкил итә. Күпмедер вакыт команда капитаны була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. СССР — СССР (молодежная) — 4:0, archived from the original on 2020-02-12, retrieved 2022-01-23 
  3. Десять наиболее запомнившихся сезонов «Рубина» в розыгрыше Кубка России

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]