Герда Тирен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Герда Тирен latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
швед. Gerda Tirén
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция
Туу датасы 11 гыйнвар 1858(1858-01-11)[1][2]
Туу урыны приход Йакоба и Йоханнеса[d], Швеция[2]
Үлем датасы 9 октябрь 1928(1928-10-09)[3][1][4] (70 яшь)
Үлем урыны Länna church parish[d], Швеция[4]
Җирләнгән урыны Länna cemetery[d]
Ире яки хатыны Юхан Тирен[d]
Балалар Нильс Тирен[d] һәм Кристина Тирен[d]
Һөнәр төре рәссам, иллюстратор
Әлма-матер Королевская художественная академия[d] һәм Констфак[d]
Шәкертләр Elsa Malmquist[d]
Обучался у Эдвард Персей[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Статус авторского права как автора срок действия авторских прав истёк[d]
Шаблон автора на Викискладе Gerda Tirén
Commons-logo.svg Герда Тирен Викиҗыентыкта

Герда Тирен (швед. Gerda Tirén, кыз фамилиясе Рюдберг, 11 гыйнвар 1858 ел9 октябрь 1928 ел) — швед рәссам-иллюстраторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1858 елның 11 гыйнварында Швециядә Стокгольм шәһәрендә туа.

1880-1883 елларда Короллек сәнгать академиясында укый. Аннан Франциягә китә. 1884 елның гыйнварында Юхан Тирен белән никахлаша һәм шул ук елда Парижда аңа кияүгә чыга. 1884 елның азагында яшьләр туган илләренә әйләнеп кайталар һәм Увикен шәһәрендә урнашалар.

Соңрак алар Пеннингбюга күчеп килә. Тирст йортында яши башлыйлар. Бөтен гомерләре диярлек анда үтә. 1894 елда гаиләсе белән Увикенга кайтып бераз яшәп китәләр.

1928 елда Пеннингбюда вафат булган. Ире белән янәшә җирләнгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам портретлар яза, чәчәкләр, натюрморт һәм пейзаж, швед һәм французлар тормышынан жанрлы күренешләр, шулай ук, балаларга багышланган сурәтләр эшли. Скандинавлар, бигрәк тә, аның гномнар турында открыткаларын (nissar) яраталар.

Герда Тиренның китапларга эшләнгән билгеле иллюстрацияләр арасында: Фриц Рейтерның «Илдәге тормыш» китабына, Даниель Дефоның "Робинзон Крузо маҗаралары"на (1899), Марк Твенның «Принц һәм ярлы» китабына һәм күп санлы әкиятләргә эшләнгән сурәтләр бар.

Рәссам 1923 елда Стокгольмда швед укытучылары гәҗите нәшер иткән «Jultomten» журналы белән актив хезмәттәшлек итә. Бу журналда Сакариас Топелиусның «Чыпчык» шигыренә иллюстрациясе, 1898 елда ук «Раштуа бүләкләрен сатып алырсызмы?» дигән исем астында почта открыткаларына эшләгән элекке акварельләре, балалар өчен күп санлы жанрлы сурәтләре бастырыла.

Ирле-хатынлы Тиреннарның картиналары Стокгольмдагы милли музей коллекциясендә, Швециянең провинцияләрендәге музейларда һәм күп санлы шәхси коллекцияләрдә саклана.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атасы — Карл Рюдберг (швед. Carl Henrik Rydberg 1820-1902)[5]
  • Анасы — Форсслунд Эмма (швед. Wilhelmina Adelaide Forsslund, 1820-1899)[6]
  • Ире — Тирен Юхан (1853-1911), швед рәссамы. 1884 елдан никахта тора.
    • Улы — Нильс (1885-1935), рәссам
    • Кызы — Кристина (1886-1951), рәссам
    • Кызы — Карин (1887-1951), музыка укытучысы
    • Кызы — Элизабет Ева (1890-1937), җырчы
  • Иренең туганы — Карл Тирен, фольклорчы (легендалар һәм җырлар)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]