Гибралтар бугазы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гибралтар бугазы latin yazuında])

Гибралтар бугазы
исп. Estrecho de Gibraltar, ингл. the Strait of Gibraltar, гарәп. مضيق جبل طارق
Африка (уң яктан) һәм Европа (сулда) Гибралтар ягыннан.
Африка (уң яктан) һәм Европа (сулда) Гибралтар ягыннан.
35°58′18″ т. к. 5°29'9" кб. о. (G) (T)
Бәйләп тораУрта диңгез, Атлантик океаны
ИлләрИспания Испания
Марокко Марокко
Гибралтар Гибралтар
Киңлек14−45 км
Озынлык59 км
Иң зур тирәнлек1184 м
Гибралтар бугазы (Испания)
[[commons:Category: Strait of Gibraltar Викиҗыентыкта|Гибралтар бугазы]] Викиҗыентыкта

Гибралтар бугазы (исп. Estrecho de Gibraltar, ингл. the Strait of Gibraltar, гарәп. مضيق جبل طارق‎ — Җәбәл Тарик, ягъни Тарик тавы, лат. Fretum Gaditanum) — Пиреней ярымутравының көньяк чите (Европа) белән Африканың төньяк-көнбатыш очы арасындагы бугаз. Атлантик океанын Урта диңгез белән берләштереп тора.

Озынлыгы 65 км, киңлеге 14—44 км, тирәнлеге 1181 метргача, фарватерда иң сай урыны 53 м. Төньякта Гибралтар кыясы, көньякта Җәбәл Муса тавы бар; борынгы юнан риваятьләрендә аларны «Геркулес баганалары» дип атаганнар. Суның түбән өлеше (уртача температурасы 13,5°, тозлылыгы 33‰) Атлантик океанына, өске өлеше (уртача температурасы 17°, тозлылыгы 36‰) Урта диңгезгә ага.

Гибралтар бугазы кулай географик урын алып торганлыгы сәбәпле, икътисади һәм стратегик ягыннан мөһим әһәмияткә ия. Төньякта Әлхесирас һәм көньякта Тәнҗер порты бар. Гибралтар бугазына Бөекбритания биләмәсе — Гибралтар урнашкан.

«Гибарлтар» топонимы — испанлаштырылган «Җәбәл Тарик» (ягъни Тарик тавы сүзтезмәсе, гарәпчә جبل طارق‎‎). Шул исем Испаниягә бәреп керүне җитәкләгән гарәп гаскәр башлыгы Тарик ибне Зияд хөрмәтенә кушылган.