Гига-
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Гига- (күрсәтелә: Г; халыкара: G) — Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) белән унарлы кабатлы берәмлекләрнең атамасын ясар өчен кулланыла торган алкушымчаларның берсе[1][2]. Чыгыш берәмлекнең атамасына гига алгушымчасын кушу белән ясалган атамалы берәмлек, чыгыш берәмлекне 109, ягъни бер миллиардка тапкырлау нәтиҗәсендә килеп чыга.
1960 елны үлчәмнәр һәм авырлыклар турындагы XI Генераль конференцияда «гига-» алкушымчасы Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) алкушымчасы булып кабул ителде[3][4].
Мисаллар:
- 1 гигаватт (ГВт) = 109 ватт.
- 1 гигабайт (ГБ) — мәгълүмат саклау җиһазларының, мәсәлән, каты дискларның, күләмнәрен үлчәү өчен кулланыла, 1 000 000 000 байтка тиң; файлларның күләмнәре өчен 1 073 741 824-ка тиң, ягъни 230 байт (төгәлерәк төшенчә — гибибайт, GiB).
- 1 гигагерц (ГГц) — ешлык берәмлеге, микроэлектроникада һәм радиоэлектроника җиһазларында кулланыла, 1 000 000 000 Гц-ка тиң.
- 1 гигабит (Гбит) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1 000 000 000 битка тиң. 1 Гбит/с — мәгълүмат агымы тизлеген үлчәү берәмлеге, мәсәлән, челтәр җиһазларында. 1 Гбит/с = 1 000 000 000 бит/с.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации
- ↑ ГОСТ 8.417-2002. Государственная система обеспечения единства измерений. Единицы величин
- ↑ Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Резолюция 12 XI Генеральной конференции по мерам и весам (1960)(ингл.). Международное бюро мер и весов. 2013 елның 5 апрель көнендә тикшерелгән. 2013 елның 14 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ The SI brochure (ингл.)(англ.) Описание СИ на сайте Международного бюро мер и весов