Госман Бакиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госман Бакиров latin yazuında])
Госман Бакиров
Туган телдә исем Госман Фәтхулла улы Бакиров
Туган 12 март 1896(1896-03-12)
Югары Курса, Кармыш вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 12 март 1982(1982-03-12) (86 яшь)
Казан, Россия империясе
Милләт татар
Һөнәре язучы

Госман Фәтхулла улы Бакиров (12 март 1896, Казан губернасы, Арча өязе, Югары Курса - 12 март 1962, Казан) — татар балалар язучысы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 12 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында игенче гаиләсендә туа. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австро-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, Госман Бакиров укытучылык хезмәтен дәвам итә: 19181922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә, Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. 1924 елда ул Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 19271929 елларда Госман Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Госман Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшүгә таба бара.

Госман Бакировның «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләре, «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгы, «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары бар. Шулай ук ул көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза.

Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була.


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]