Гыйльм-э-Хшнум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйльм-э-Хшнум latin yazuında])

Гыйльм-э-Хшнум (“экстаз фәне” яки “балкыш фәне”) ул дини текстларның туры мәгънәдә интерпретациядән мистик һәм эзотерик интерпретацияне хуп күрә торган Һиндстан Атәшпәрәстләренең (Парсиларның/Ираниларның) бик кечкенә азчылыгы тарафыннан практикаланган Зәрдөштлек фикер мәктәбе.

Төп ышану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәлсәфәнең үзәгендә инану аңга бәйләнешне тәэмин итә, һәм ул гадәти тәҗрибә яки тәнкыйди анализга караганда трансцедент булып тора һәм берникадәр дәрәҗәдә метрик булган Авеста догалары шул аңга ирешер өчен ысуллар дигән ышану тора. Мэйнстрим Зәрдөштлектән аермалы буларак реинкарнация, вегетарианлык, рухи вибрацияләр һәм башка темалар хәрәкәттә уникаль булып тора һәм теософиянең көчле йогынтысын кичергән.

Саһеб-э-Дилан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1875 елда Бәһрамшаһ Ноуроҗи Шрофф исемле унсигез яшьлек Парси эш эзләп Сураттан (Һиндстан, Гөҗәрат) Пешаварга (хәзер Пакьстан) киткән. Мистик фәлсәфә тарафдарлары буенча, Шроффның шунда юлында ул Саһеб-э-Дилан ("Йөрәк Остазлары") әгъзалары тарафыннан җитәкләнгән кәрванны очраткан, алар аны тауларда өйләренә юлдаш булырга ризалаштырганнар. Шрофф буенча Саһеб-э-Дилан изоляциядә Кавказ тауларында (альтернатив рәвештә Дамаванд тавы тирәсендә Альборз сыртында) куышларда яшәгән Абед Саһеб-э-Дилан дип аталган 72 Маһгав (Маги) каһиннәре тарафыннан җитәкләнгән якынча 2000 кеше төркеме булган. Тарафдарлар сүзләре буенча кәрванның юлдашы булып Бәһрамшаһ Шрофф Саһеб-э-Дилан белән өч ел яшәгән һәм шулай итеп Зәрдөшт тәгълиматының мистик аспекты юлы буенча булган аларның дини практикаларның һәм традицияләрнең шәхси күңел белеменә ия булган.
Һиндстанга кайтканда, Шрофф Парси җәмәгате арасында тарафдарлар җыйган, алар үз чиратында үзләрен "Хшнум" яки алар ышануынча догалар һәм церемонияләрендә гәүдәләндерелгән рухи экстаз хөрмәтенә "Хшнумитлар" дип атый башлаганнар.

20-нче гасыр үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 ел тирәсендә Бәһрамшаһ Ноуроҗи Шроф Парси каһине һәм Зәрдөштлек галиме Фирүз Масани белән очрашкан, ул Америка Кушма Штатларында тыйнаклылык хәрәкәтеннән йогынты кичереп ике ел элек Бомбейда Парси Вегетариан & Тыйнаклылык Җәмгыятен нигезләгән булган. Гыйльм-э-Хшнум фәлсәфәсе Масанига гаять зур йогынты ясаган, ул үз чиратында Шрофф тәкълиматын җәмгыятьнең Гөҗәрати телендә чирек ел саен чыга торган басмасы Фрашогардта ("яңарыш") нәшер итә башлаган.
1917 елда җәмгыять кыз-туган оешма Зәрдөштлек Радиһ Җәмгыяте белән ут гыйбадәтханәсен һәм Зәрдөштлек торак комплексы нигезләү максаты белән зур җир мәйданын сатып алган. Нигезләү 1923 елда Бәһрамшаһ Шрофф үзе тарафыннан эшләнгән булган, әмма бары тик 2001 елда гына хәзер "Бәһрамшаһ Ноуроҗи Шроф Даремеһер" буларак мәгълүм ут гыйбадәтханәсе изгеләштерелгән булган. Аның тирәсендә хәзер "Бәһрам Бауг" буларак мәгълүм торак комплексы үсеп чыккан.

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирүзә Масани Фрашогардны 1943 елга кадәр нәшер итүен дәвам иткән. 1947 елда Фрашогардта иң күренекле авторларны берсе Фрамроз Чинивалланың энесе Җеһангир Чинивалла атна саен чыга торган "Парси Аваз" газетасын чыгара башлаган.
Басмада 27 ел булган Парси Аваз юлыннан 1976 елда Бомбейда Дини Аваз һәм 1983 елда Америка Кушма Штатларында "Маздаясни Бәйләнеше" барган. 1995 елда Бомбейда Парси Пукар нигезләнгән булган, хәзер ул Гыйльм-э-Хшнум тарафдарларының төп басмасы булып тора.

Дәвам итеп укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]