Гәрәйләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәрәйләр latin yazuında])
Гәрәйләр тамгасы

Гәрәйләр (кырымтат. Герайлар, Geraylar[1], كرايلر‎) — Кырым ханнары династиясе (1427—1783). Аңа Хаҗигәрәй нигез салган. 1440-елларда Кырым ханлыгы Алтын Урдадан тәмам аерылып чыккан. Гәрәйләр хакимияте эре ыруглар (ширин, барын, кыпчак, маңгыт (мансур), аргын) тәэсире астында булып, ыруг башлыклары хан карамагындагы шура составына кергәннәр. Хаҗигәрәйнең улы Миңлегәрәй дәверендә Кырым ханлыгы Төркиянең вассалына әйләнгән (1475).

Гәрәйләр династиясенең кайбер вәкилләре Казанда (Сәхибгәрәй, Сафагәрәй, Үтәмешгәрәй), Әстерханда һәм Касыймда да хакимлек иткәннәр.

18 гасырда Россия Кырымга ия булу өчен Төркия белән көрәшкән. Көчек-Кайнарҗа солых шартнамәсе буенча, Гәрәйләр Кырымның мөстәкыйль хакимнәренә әйләнгәннәр; 1783 елда Россия Кырымны басып алуы белән Кырымның соңгы ханы Шаһингәрәй тәхеттән ваз кичкән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Qırım tarihı. E. Çubarovnıñ muarrirliginen. Aqmescit. Tezis. 2009 /История Крыма. Под ред. Э. Чубарова. Симферополь. Тезис. 2009/ ISBN 978-966-470-016-7