Гөлназирә (балет)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлназирә (балет) latin yazuında])
Гөлназирә
Чыгыш иле  Башкортстан
Чыгару датасы 1958

Гөлназирә — 1958 елда язылган пролог белән 3 акттан тора торган Нариман Сабитов балеты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Гөлназирә» балеты премьерасы Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 1963 елда куела (либретто С.В. Сабитова, С. В. Дречина, Г. Г. Сабитова, балетмейстер Дречин, дирижер Н. Г.Сабитов, сценограф В. И. Плекунов). Төп партияләрдә Г.Г. Сөләйманова (Гөлназирә), Ф. М. Саттаров (Бәхтияр), Ф. С. Йосыпов (Касымбай). Бу әсәр Гражданнар сугышы чоры драматик вакыйгаларына мөрәҗәгать итә. Сюжетның үзәгендә Кызыл Армия егете Бәхтиярнең (улы) Ак гвардиячеләргә кушылган әтисе Касыймбайга каршы көрәш. Бәхтияр һәлак булганнан соң, яңа тормыш өчен көрәш байрагын аның сөеклесе Гөлназирә күтәрә. Спектакльнең хореографик ягына визуаль эффективлык һәм психологик контрастларга бай пластик бию кертелгән.

Икенче премьерасы (2 актта) 1979 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында (либреттист һәм балетмейстер Х.ф. Мостаев, дирижер Г. Х. Муталов, сценографы Плекунов) уза. Төп партияләрдә: Л. С. Куватова (Гөлназира), Ю. Г. Ушанов (Бәхтияр), Ш. А. Терегулов (Бәһрай). Балет эчтәлегенә үзгәрешләр кертелә: конфликт дошман лагерьларына караган Бәхтияр һәм Бәһрай кардәшләр каршылыгына нигезләнә. Спектакль балет формалары һәм пантомиматрадицияләренә корылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г. Н. Ахмадеева. Балеты Наримана Сабитова. Уфа, 2003.
  • Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 1‑се кит. Өфө, 1974.
  • Л. Н. Нагаева. Танцы восточных башкир. М., 1981.
  • Гөлназирә (балет) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.