Гөлнара Бикбулатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнара Бикбулатова latin yazuında])
Гөлнара Бикбулатова
Туган 14 май 1964(1964-05-14) (59 яшь)
Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, хокук белгече

 

Бикбулатова Гөлнара Фәрит кызы (14 май 1964 ел) —хокук белгече. 2018 елдан Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлнара Фәрит кызы Бикбулатова 1964 елның 14 маенда Хәйбулла районының Юлдыбай авылында танылган җырчы Фәрит Бикбулатов гаиләсендә туа.

Соңыннан алар Уфа каласына күченә. Югары белемне Гөлнара Фәрит кызы Башкорт дәүләт университетындаала.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дипломлы белгеч хезмәт юлын 1981 елда башкаланың Киров районы судында хөкем утырышы секретаре булып башлый.

19821984 елларда Совет районы судында шул ук вазифада эшли.

19841990 еллар — Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты кафедрасы лаборанты

1991 ел — Киров районы прокуратурасының канцелярия мөдире.

19911995 еллар — Башкорт дәүләт университеты кафедрасы ассистенты.

19951997 еллар — Башкортстанның янгынга каршы СРСУ-сы ябык акционерлар җәмгыятенең кадрлар-юридик бүлеге начальнигы.Аннары 2005 елга кадәр прокурорларның арбитраж процесында катнашуын тәэмин итү буенча бүлек прокуроры ярдәмчесе. 2007 елгача — Башкортстан прокуратурасының федераль законы башкаруын күзәтү буенча идарәлекнең бүлек мөдире.

20072018 елларда Башкортстан прокуроры урынбасары.

2018 елдан — Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган юристы
  • Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре
  • «Лаеклы хезмәте өчен» Россия Федерациясе генераль прокурорының күкрәк билгесе (2008)
  • Россия хөкем приставлары федераль хезмәте директоры боерыгы белән "Казанышлары өчен" медале белән бүләкләнә (2009).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]