Давид Эпштейн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давид Эпштейн latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 Белосток
Туу датасы 28 март (9 апрель) 1898[1]
Туу урыны Белосток, Гродно губернасы, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы 2 февраль 1985(1985-02-02) (86 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре галим, химик, учитель средней школы, гимназии
Эшчәнлек өлкәсе химия[2] һәм химическая технология[d][2]
Эш урыны Радиацион, химик һәм биологик саклану һәм мөһәндис гаскәрләре хәрби академиясе[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Академик дәрәҗә техник фәннәр докторы[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Эпштейн Давид Аркадьевич (Арье-Лейбович)[3] (18981985) — совет галиме һәм педагогы, методист-химик, техник фәннәр докторы (1942), профессор (1933), ССРБ ПФА академигы (1968, 1959 елдан алып РСФСР ның ПФА академигы).

Химик технология теоретик нигезләре, бәйләнгән азотлы химиясе һәм технологиясе өлкәсендәге күп эшләрнең авторы, шулай ук халык мәгарифе көнүзәк проблемаларын әзерләү, политехник белем бирү, укыту теориясе, химия укыту методикасы, шул исәптән монографияләр һәм дәреслекләр авторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясының Белосток шәһәрендә (хәзер Польша) 1898 елның 28 мартында (яңа ысул буенча елның 9 апрелендә) туган. әнисе — Эпштейн Надежда Соломоновна (1875-1943).

1922 елда Мәскәү югары техник училищесының (МВТ, хәзер Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты) химия факультетын тәмамлаган. Югары уку йортон тәмамлап, педагогик эшмәкәрлеген 1920 елда башлый, 1-се Мәскәү дәүләт университетының Покровский исемендәге эшчеләр факультетында укытучы булып эшли. 1925-1927 елларда Давид Эпштейн РСФСР Халык мәгарифе комиссариатының һөнәри белем бирү Баш идаралыгында идарачы булып эшли. 1930 елдан МВТУ-да укыта, 1932 елдан алып — Химик саклану хәрби академиясендә (хәзер РХБ саклану Хәрби академиясе) студентлар укыта.[4]

1951 елдан РСФСР-ның педагогия фәннәре академиясе системасында эшли (1966 елдан алып ССРБ педагогия фәннәре академиясе дип атала): 1951-1959 елларда — укыту методлары институты хезмәткәре; 1957 елдан алып академия президиумы әгъзасы була; 1965-1966 елларда —производствога укыту фәнни-тикшеренү институтында укыта, 1967 елдан бирле — укыту чаралары һәм методлары гыйльми-тикшеренү институтында укыта; 1975 елда фән нигезләрен укытуның политехник белем бирү фән лабораториясе мөдире булып эшли.[4]

«Детская энциклопедия» һәм «Химия энциклопедиясе» редакция-нәшрият советы әгъзасы була.

1985 елның 2 февралендә Мәскәүдә вафат була. Хатыны академик Милица Васильевна Нечкина, хатыны белән янәшә Новодевичье зиратында җирләнгән.[5]

Хөрмәт Билгесе ордены һәм мидаллар белән бүләкләнә, шул исәптән «Хәрби казанышлары өчен» һәм «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медале белән бүләкләнгән. Россия Дәүләт архивында Д. А. Эпштейнга караган документлар бар[6].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Российская педагогическая энциклопедия: В 2 тт. / Гл. ред. В. В. Давыдов. — М.: «Большая Российская энциклопедия», К. 2, 1999, с. 623.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]