Данис Дусов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Данис Дусов latin yazuında])
Данис Дусов
Туган 23 май 1947(1947-05-23) (76 яшь)
Шәрип, Мияшәгәр авыл шурасы[d], Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче, партийный организатор, лидер сообщества

Дусов Данис Әкрәм улы (рус. Дусов Данис Акрамович) (23 май 1947 ел ) — авыл хуҗалыгы ветераны, җәмәгать эшлеклесе.

Башкортстан Югары Советының азык-төлек һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы.

1990 елның 11 октябрендә БАССРның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Данис Әкрәм улы Дусов 1947 елның 23 маенда Башкорт АССРның Салават районы Шәрип авылында туган.

Милләте татар, югары белемле.

1970 елда Башкорт дәүләт университетын, 1981 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1970 елда, Башкорт дәүләт университетын тамамлагач, Малаяз интернат-мәктәбендә укытучы булып башлый.

1971-1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Запаска кайткач, укытучы, бүлек мөдире, район гәзите мөхәррире булып эшли.

1974-1981 елларда ВЛКСМның Салават райкомның беренче секретаре, «Лагыр» совхозы партком секретаре.

1981 елдан «Лагыр» халык предприятиесе директоры.[1]

Салават районы, 248-нче Нәсибаш сайлау округы Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Республикасы Югары Советының азык-төлек һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы.[2]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 34

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]