Денис Гордеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денис Гордеев latin yazuında])
Денис Гордеев
Туган 4 июнь 1938(1938-06-04) (85 яшь)

Гордеев Денис Виктор улы (04.06.1938, Асан авылы, Комсомол районы, Чуаш АССР) — чуаш прозаигы, шагыйрь, журналист, Чуаш Республикасының халык язучысы. СССР язучылары берлеге әгъзасы (1978), К. Турхан исемендәге премия лауреаты, Чуваш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денис Гордеев 1938 елның 4 июнендә Чуаш Республикасының Комсомол районы Асан авылында туа.

И.Я. Яковлев ис. Чуаш дәүләт педагогия институтын (хәзерге университет) тәмамлый, Горькийдагы югары партия мәктәбендә укый.

Денис Викторович «Октябрь ялавы» (Октябрь Байрагы) район газетасы җаваплы секретаре, «Ҫӗнтер-ялавя» ("Җиңү байрагы") Моргауш район газетасы редакторы булып эшли. 1974-1976 елларда Чуаш китап нәшрияты директоры вазыйфасын башкара.

Денис Гордеев прозаик, шагыйрь, публицист, журналист буларак билгеле. Узган гасырның 80нче елларында «Тӗрленӗ кӗпе» (Чигелгән күлмәк) һәм «Чи вӑрӑм кун» (Иң озын көн) повесть һәм хикәяләре җыентыгы чыкканнан соң ул якты чуаш прозаиклары арасына керә. Соңгы елларда җирле газета һәм нәфис журнал битләрендә «Ăспа ăссăрлăх хушшинчи чăнлăх» (Акыл һәм акылсызлык арасында хакыйкать), «Кобра анне» (Ана кобра), «Çăтмах ырлăхĕ» (Җәннәт рәхәте), «Масар пуçĕ» (Зират башы), «Мĕлке» (Шәүлә), «Мильешка», «Çурăк хут укçасем» (Өзелгән кәгазь акчалар) хикәяләре басылган. мәдәният, сәнгать, тел, сәясәт һәм дин мәсьәләләре буенча публицистик мәкаләләр яза.

Басылган әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ҫурта кунӗ [Текст] : калавсемпе повеҫсем / Денис Гордеев. – Шупашкар, 2000. - 334 с.
  2. Çич çунатлă курак [Текст] : повеҫсем / Д. Гордеев. – Шупашкар, 2002. - 270 с.
  3. Макумба ташши : повеçсемпе калавсем / Д. Гордеев. - Шупашкар: Чăваш кĕнеке изд-ви, 2012. - 190 с. - (Танец макумбы).
  4. Пăсташ : роман / Д. Гордеев. - Шупашкар : Чăваш кĕнеке изд-ви, 2005. - 319 с. - (Порча : роман).
  5. Хӗрес хывнӑ хӗвел [Текст] : роман, повеҫсем / Денис Гордеев. - Шупашкар, 2008. - 414, [2] с. с.
  6. Куккуклă сехет : калавсемпе повеçсм / Д. Гордеев. - Шупашкар : Чăваш кĕнеке изд-ви, 1988. - 352 с. - (Часы с кукушкой : рассказы и повести).
  7. Гордеев, Д. Хуп хушшинчи çылăх : повеçпе роман / Д. Гордеев. - Шупашкар : Чăваш кĕнеке изд-ви, 2004. - 367 с. - (Тайный грех: повесть и роман).

Бүләкләре һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чуваш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)
  • К. Турхан Премиясе лауреаты.
  • Чуваш Республикасының халык язучысы (2008).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Станьял, В. П. Чӑваш халӑх ҫыравҫи Денис Гордеев : пурнӑҫӗпе пултарулӑхӗн тӗрленчӗкӗ / В. П. Станьял, Н. Н. Камышова. – Шупашкар : ЧПГӐИ, 2013. – 74, [1] с.
  • Гордеев, Д. В. «Суяс пур-тӑк, пӗттӗр пуҫӑм...» / Д. В. Гордеев ; [калаҫаканӗ Л. Сачкова] // Тăван Ен (Шупашкар р-нӗ). – 2010. – 27 ҫурла – 2 авӑн (№ 102-104). – С. 6.
  • Гриянская, Л. Тӗлпулура – паллӑ ҫыравҫӑ / Л. Гриянская // Каҫал ен (Комсомольски р-нӗ). – 2008. – 1 пуш. – С. 3.
  • Масар çинче çуралнă хайлав // Самант. – 2005. – № 9. – С. 21.
  • Писателе хисепленӗ : [Денис Викторович Гордеев писателе "ЧР культурӑн тава тивӗҫлӗ ӗҫченӗ" хисеплӗ ят пани ҫинчен] // Каҫал ен (Комсомольски р-нӗ). – 2000. – 4 юпа.