Джаянанда Свами

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джаянанда Свами latin yazuında])
Нью-Йорк шәһәрендә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафыннан оештырылган Ратха Ятра фестивале.

Джаянанда Даса Сан-Францискода 1967-1977 еллар арасында Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә әһәмиятле дини шәхес булган.[1] Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә Джаянанда Даса изге буларак карала.[2][3] Джаянанданың гуруы (рухи остазы) Ачарья Бхактиведанта Свами Прабхупада Джаянанда кебек яхшы өйрәнчек булу белән горурланган дип әйткән һәм Джаянанда тәнен калдыргач (үлгәч), Прабхупада: "Джаянанда Ходайга кайткан", дип әйткән. Дэйтон, Оһайода Джим Коһр (Jim Kohr) буларак туып ул 1962 елда Оһайо Дәүләт Университетын сәнәгать инженерлыгы белгечлеге буенча дәрәҗә алып тәмамлаган. Джаянанда Сан-Францискода таксист булып эшләгән, шунда ул беренче мәртәбә Шрила Прабхупада белән танышкан. Джаянанда 1967 елда шунда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Үзәген нигезләргә ярдәм иткән һәм соңыннан гыйбадәтханә президенты булып киткән. Ул беренче Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Ратха Ятра фестивален оештырырга ярдәм иткән, ул хәзер һәр җәйне Сан-Францискода уздырыла һәм шәһәрдә җәмәгать бәйрәм көне булып тора.[1]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Dasa, Vishoka. The Beautiful Life of Jayananada Thakur / Remembering An American Saint. Edited by Dasaratha-suta Dasa.
  2. [1] ISKCON.com
  3. Muster, Nori Jean (1997). Betrayal of the spirit: my life behind the headlines of the Hare Krishna movement. University of Illinois Press. pp. 38–39. ISBN 0-252-06566-2. https://books.google.com/books?id=Dw3-xD05wnoC&pg=RA1-PA38. 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]