Димитрий Хильченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Димитрий Хильченко latin yazuında])
Димитрий Хильченко
Туган 29 сентябрь 1971(1971-09-29) (52 яшь)
Новогорный, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре рәссам

Димитрий Хильченко – күпсанлы фестивальләр лауреаты, рәссам.

1971 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсендә туа. 1986 – 1990 елларда Ташкәнттагы Беньков исемендәге республика сәнгать училищесы, 1991 – 1997 елларда М.Уйгур исемендәге Ташкәнт театр сәнгать институтында белем ала. 1990-1991 елларда «Үзбәкфильм»да эшли.

1997 елдан башлап Россия ватандашы. Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төбәкләрендәге театрлар белән хезмәттәшлек итә. Йөздән артык спектакльдә сценограф, костюмнар буенча рәссам сыйфатында катнаша. Егермедән артык нәфис фильмның куючы рәссамы.

Димитрий Хильченко бизәгән спектакльләр Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге спектакльләрдә һәрдаим катнашып тора, төрле номинацияләрдә, шул исәптән, сәхнә бизәлеше өчен дә, дипломнарга лаек була. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында куелган «Гашыйк Кәриб» спектакле Кече шәһәрләр театрларының IX фестивалендә, VIII Бөтенроссия «Арлекин» балалар театр сәнгате фестивалендә, милли театрларның «Алтын сәргә» халыкара фестивалендә «Иң яхшы сәхнә бизәлеше» номинациясендә җиңү яулый, ТР I «Тантана» театраль премиясе кысаларында «Спектакль-вакыйга» дәрәҗәсенә лаек була. Димитрий Хильченко бизәгән «Балакаем» спектакле өчен Әлмәт театры Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]