Дим-Тамак авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дим-Тамак авылы тарихы latin yazuında])

Дим-Тамак авылы

Дим-Тамак авылы Урыссу бистәсеннән 10 км көньяк-көнбатыштарак, Дим елгасы буенда урнашкан.Дим –Тамак авыл җирлеге Ютазы муниципаль районы Урыссу, Әбсәләм, Акбаш, Ютазы, Ташкичү авыл җирлекләре, Баулы районы белән чиктәш. Территориясе 5659 га, шул исәптән басу җирләре -9759 гектар, көтүлек -702,75 гектар, башка җирләр -123,03 гектар. Халкының төп шөгыле – кырчылык, мөгезле эре терлек асрау. Авылда тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә бар. Авыл 1765 елдан ук мәгълүм. 18-19 йөзләрдә халкы башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре калауларына бүленә. Авылда яшәүче халык күбесенчә игенчелек, терлек үрчетү, читкә китеп эшләү белән мәшгуль.

1859 елгы мәгълүматларга караганда Дим-Тамакта мәчет була. 19 йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2378 дисәтинә тәшкил иткән. Дим -Тамак авыл советы 1918 нче елны барлыкка килә һәм Самара губернасы Бөгелмә өязе Кырым -Сарай волосте составына керә. 1920 елга кадәр Дим-Тамак авылы Самара губернасының Бөгелмә өязе Александров волостена кергән. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Баулы районы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы районы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә районы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районы, 1991 елның 6 апреленнән Ютазы районы составында тора.


Халык саны: 1795 тә – 230 ир-ат; 1859 да – 765: 1886 да – 866, 1897 дә -1033, 1920 дә – 1387, 1926 да – 1190, 1938 дә – 742, 1949 да – 707, 1958 дә – 761, 1970 тә – 784, 1979 да – 651, 1989 да – 540, 2002 дә – 549, 2015 тә - 529 . Милләтләре буенча – татарлар яши.