Динамо стадионы (Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динамо стадионы (Уфа) latin yazuında])
«Динамо»

Карта

Шәһәр

Башкортстан, Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 2.

Ачылган

1934 елның 6 маенда

Сыйдырышлык

5808

Өй такымы

«Уфа» футбол клубы (2015 елның 15 августына кадәр)

 «Динамо» Викиҗыентыкта


«Динамо» — Уфа каласындагы футбол стадионы, 4500 тамашачыга исәпләнгән. 2015 елның 15 августына кадәр «Уфа» футбол клубының үз аренасы булып санала. 1930 елда төзелгән, 1934 елның 6 маенда ачылган. Футбол мәйданы җылыту системасы булмаган ясалма газонлы.

Мәйдан иске Ушаков паркы территориясендә төзелгән. Ул 1934 елның 6 маенда ачыла. Советлар Берлеге вакытында стадионның исеме еш кына үзгәреп тора. Башлыча алар авыр әйтелешле БОСК, БСП яки ГФК кебек аббревиатуралар була.

Стадион 4500 кешегә исәпләнгән. Анда җөмһүрият масштабындагы ярышлар уздырыла. «Динамо» стадионында ясалма газон түшәлгән, бу аны ел әйләнәсенә файдаланырга мөмкинлек бирә. Футбол мәйданыннан тыш, стадион инфраструктурасына җиңел атлетика (йөгерү) юлы, озынлыкка сикерү секторы, теннис мәйданчыгы һәм шулай ук халыкара дәрәҗәдәге спорт залы керә. 2007 елда 3 нче төзелеш тресы стадионны заманча итеп яңартты.

2012 елның җәендә стадионның футбол мәйданына ясалма газон түшәлә, аның җылыту системасы юк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]