Дмитрий Лаптев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Лаптев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дмитрий Яков улы Лаптев
Туган 1701(1701)
Болотово ав., Бөек Луки өязе, Псков губернасы
Үлгән 31 гыйнвар 1771(1771-01-31)
Болотово ав., Бөек Луки өязе, Псков губернасы
Ватандашлыгы Русия империясе
Һөнәре диңгез сәхәтчесе, котып тәдкыйкатьчесе
Хәрби дәрәҗә Адмирал

Дми́трий Я́ков улы Ла́птев (1701, Болотово ав., Бөек Луки өязе, Псков губернасы — 20 [31] гыйнвар 1771, анда ук) — урыс котып тәдкйкатьчесе, вице-адмирал (1762).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1718 елдан диңгез флотында. 1736 елдан Бөек Төньяк экспедициясе отрядларының берсе белән җитәкчелек иткән. 1739-1742 елларда ул Лена тамагыннан алып Зур Баранов борынына кадәр Төньяк Боз океаны яр буен, Анадыр елгасы бассейнын һәм тамагын, Анадыр кальгасеннән Пенжина култыгына кадәр коры җир юлларын тәдкыйк иткән. 1741-1742 елларда Зур Анюй һәм Анадыр елгаларын харитага төшергән. 1762 елда вице-адмирал мәнсабе белән истигъфага чыгарылган.

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лена тамагындагы борынга, Зур Ляховский утравы һәм Ауразия кыйтгасы арасындагы бугазга Лаптев исеме бирелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]