Дмитрий Лаптев бугазы
Күренеш
| Дмитрий Лаптев бугазы | |
|---|---|
| рус. Пролив Дмитрия Лаптева | |
| ... хөрмәтенә аталган | Дмитрий Лаптев |
| Дәүләт |
|
| Озынлык | 115 km |
| Киңлек | 55,5 ± 6 km |
| Вертикаль тирәнлек | 14 метр |
Дмитрий Лаптев бугазы (рус. Пролив Дмитрия Лаптева, сах. Миитэрэй Лаптев силбэһиитэ) — Лаптевлар диңгезе белән Көнчыгыш Себер диңгезен тоташтырган, Зур Ляховский утравын һәм Ауразияне аерган бугаз.
Үзенчәлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Озынлыгы 115 км, киңлеге 50-61 км, тирәнлеге 11-16 м. Ярлары сөзәк. Ел дәвамында диярлек бозлар белән капланган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бугаз аны 1740 елда кәшеф иткән рус котып тәдкыйкатьчесе Дмитрий Лаптев (1701-1771) исемен йөртә.
