Франц-Иосиф җире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Франц-Иосиф җире
Map of Franz Josef Land-en.svg
80°40′00″ т. к. 54°50'00" кч. о. (G) (T)
Акватория Төньяк Боз океаны
Гомуми мәйдан 16 134 км²
Иң биек ноктасы Форбс бозлыгы, 620 м
Ил РусияFlag of Russia.svg Русия
Франц-Иосиф җире (Архангельск өлкәсе)
Red pog.svg
Халык саны 0 кеше
Commons-logo.svg Франц-Иосиф җире Викиҗыентыкта

Франц-Иосиф җиреБаренц диңгезенең төньягында урнашкан архипелаг, Русиянең Архангельск өлкәсенә карый. Мәйдан 16,1 мең км².

192 утраудан гыйбарәт. Өч өлешкә бүленә: башка утраулардан Австрия бугазы белән аерылган көнчыгыш өлеше — Вильчек җире (2059 км²), Греэм-Белл утрпаулары (1708 км²) һ.б.; үзәк өлеше — Австрия бугазы белән Британия каналы арасында урнашкан утраулар; көнбатыш өлеше — Британия каналыннан көнбатыштагы утраулар, бөтен архипелагында иң зур Георг җире утравы (2900 км²) нәкъ шул өлештә урнашкан.

Архипелаг йөзенең 85% бозлыклар белән капланган. Иң биек ноктасы (620 м) Винер-Нейштадт утравында. Утраулар ком, балчык һәм комташлардан төзелгән, базальт капламы киң таралган. Уртача температура гыйнварда —23°…—24°, июльдә —1,2°…1,6°. Еллык явымнар саны — төньякта 300 мм, көньякта 500 мм, кышын куе томан, көчле җилләр була. Үсемлекләр бик аз (мүк, лишайниклар). Сөт имезүчеләрдә ак аю, сирәк котып төлкесен очрап була. Кошлар күп, архипелагның көньягында «кош базарлары» булалар. Франц-Иосиф җире ярларында Гренландия су эте, нерпа, диңгез куяны, морж яшиләр. Франц-Иосиф җирендә котып төннәре 125 көн, котып көннәре 140 көн дәвам итәләр. Котып станциясе, геофизика обсерваториясе бар.

Франц-Иосиф җире 1873 елда Карл Вейпрехт һәм Юлиус Пайер җитәкчелегендәге Австрия-Маҗарстан экспедициясе тарафыннан ачылган һәм Австрия-Маҗарстан императоры Франц-Иосиф исеме белән аталган. 1914 елда Исхак Ислямов экспедициясе тарафыннан Русия территориясе дип игълан ителгән.

Топографические карты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • U-37,38,39,40 харита табагы Земля Франца-ИосифаМасштабы: 1:1 000 000. 1957 елгы халәте күрсәтелгән
  • U-41,42,43,44 харита табагы Земля Франца-Иосифа (восточные о-ва)Масштабы: 1:1 000 000. 1957 елгы халәте күрсәтелгән