Дмитрий Протопопов (медик)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Протопопов (медик) latin yazuında])
(Дмитрий Протопопов (1799) битеннән юнәлтелде)
Дмитрий Протопопов
Туган 1799[1]
Үлгән 21 февраль (5 март) 1857[1][2]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты, Император тыйб-хирургия академиясе[d] һәм Беренче Казан ирләр гимназиясе
Һөнәре табиб, укытучы
Эш бирүче Казан Император университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d][2]
Гыйльми исем: профессор[2]
Фән өлкәсе: Медицина
Эш урыны: Казан Император университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d][2]
Гыйльми исем: профессор[2]

Дмитрий Иванович Протопопов (17991857 елның 21 феврале) — Россия медикы һәм педагог, Казан Император университетының медицина факультеты деканы. профессор, медицина докторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Протопопов 1799 елда туган. 1816 елда Казан гимназиясенә укырга керә, 1821 елда Казан университетына күчә. 1825 елда I бүлек табибы исеме белән курс тәмамлый һәм студентлар каршында күзәтүче вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнә. Киләсе елда профессор Фогельның фармакология репетиторы итеп билгеләнә[3][4].

1828 елда Д. И. Протопов инспектор ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1828 елда Россия империясенең башкаласы Санкт-Петербург шәһәренә Император медицина-хирургия академиясенә командировкага «медицинада камилләшү өчен» җибәрелә һәм анда 1833 елга кадәр кала[4][5].

Россиядә холераның беренче эпидемиясе. Император Николай I Печән мәйданында холер бунты вакытында

1831 елда ул Петербургта холера белән көрәштә катнаша[4][6].

1832 елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. Шул ук елның ноябрендә Казан университетына «материа-медика» репетиторы итеп билгеләнә. Алдагы ике ел дәвамында Протопопов фармацияны укыта, ә 1837 елның 1 августында, 1835 елның уставы буенча университетны үзгәртеп корганда, гомуми терапия, фармакология, фармация, рецептура һәм минераль сулар турында укуларның экстраординар профессоры итеп раслана[7].

1839 елның гыйнварында Дмитрий Иванович Протопопов Казан университетының ординар профессоры итеп сайлана, ә моңа кадәр, үз кафедрасы предметларыннан тыш, токсикологиядне ике ел дәвамында укыта[8].

1845 елның 31 октябреннән 1853 елның декабренә кадәр Протопов медицина факультеты деканы була; лекцияләрне укуын дәвам итеп, 1855 елда укыту вакыты тәмамлана һәм ул Казан университетында тагын биш елга калдырыла[4][9].

«Рус биографик сүзлеклеге» нигезендә, профессор Протопопов бик яратып уку белән шөгыльләнгән; аның лекцияләре (ул берьюлы 5 предмет укыган) тулылыгы, заманчалыгы һәм демонстратив юнәлеше белән аерылып торган, ул вакытта бу сирәк күренеш була; лекцияләргә студентлар бик теләп йөргән, алар аны шактый югары бәяли[10].

Дмитрий Иванович Протопов 1857 елның 21 февралендә вафат була[4].

Протопопов үзеннән соң түбәндәге фәнни хезмәтләр калдыра: «De aquis miueralibus in genere» — медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация (СПб. 1832 ел) һәм «Фармакохимия очерклары» — «Казан хәбәрләре»ндә (1838 ел) һәм аерым басма (Казан, 1838 ел)[11][12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Протопопов, Дмитрий Иванович // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1898.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Кульбин Н. И. Протопопов, Дмитрий Иванович // Русский биографический словарь / мөхәррир А. А. ПоловцовСПб: 1910.
  3. Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета, под редакцией Н. П. Загоскина, том ІI, Казань. 1904 год, страницы 304—305.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Кульбин Н. И. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
  5. «Казанские губернские ведомости» 1857, № 9.
  6. «Санкт-Петербургские ведомости» 1857 г., № 58
  7. «Военно-медицинский журнал» 1857 г., ч. LXIX, № 1.
  8. Михайловский А. И. Преподаватели, учившиеся и служившие в Императорском Казанском университете (1804—1904), часть І, выпуск 1, Казань. 1901.
  9. Загоскин Н. П. Деятели Казанского университета 1805—1900 г., Казань. 1900 г., стр. 148.
  10. Ильинский А. И. «Воспоминания о пережитом. За полстолетия. 1841—1892 гг». «Русская старина» 1894 г., книга І, стр. 4.
  11. Змеев Л. Ф. «Русские врачи писатели», тетрадь II, СПб.. 1886.
  12. Протопопов, Дмитрий Иванович // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кульбин Н. И. Протопопов, Дмитрий Иванович // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918.
  • Змеев Л. Ф. «Русские врачи писатели», тетрадь II, СПб.. 1886.