Эчтәлеккә күчү

Евгения Гинзбург

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгения Гинзбург latin yazuında])
Евгения Гинзбург
Туган 20 декабрь 1904(1904-12-20)[1][2] яки 20 декабрь 1903(1903-12-20)[3]
Мәскәү, Мәскәү губерниясе, Россия империясе[4]
Үлгән 25 май 1977(1977-05-25)[5][1][2][…]
Мәскәү, РСФСР, СССР[4]
Күмү урыны Кузьминки зираты[d]
Яшәгән урын Василий Аксёновның йорт-музее
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, язучы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Павел Аксёнов
Балалар Vasiliy Aksyonov
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

 Евгения Гинзбург Викиҗыентыкта

Евгения Гинзбург (рус. Евгения Соломоновна Гинзбург, 20 декабрь 1904(1904-12-20)[1][2] яки 20 декабрь 1903(1903-12-20)[3], Мәскәү, Мәскәү губерниясе, Россия империясе[4]25 май 1977(1977-05-25)[5][1][2][…], Мәскәү, РСФСР, СССР[4]) — СССР журналисты, мемуарлар авторы, тарих фәннәре кандидаты.

Казанда 1909 елдан яши. Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый (1924). 1925-30 да шунда ук укыта. 1933 кә кадәр М. Вахитов исемендәге Шәм стеарин, сабым кайнату, гөлсирин җитештерү химия заводы каршындагы ВТУЗда, 1935 кә кадәр Казан университетында (1934-35 елларда ленинизм тарихыкаф. мөдире). 1934-35 тә «Красная Татария* газетасында языша 1937 гә кадәр ТАССР Язучылар берлегенең рус бүлеген җитәкли, актив рәвештә әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче буларак эшли. Рус теленә Г.Тукай. Галим Мөхаммәтшин, Ә.Ерикәй. М Садри һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итә.[6]

1937 елда репрессияләнә — Югары судның Хәрби коллегиясе тарафыннан "троцкийчы террорчыл оешма"да катнашкан өчен 58 матдә буенча (8 һәм 11 пунктлар) 10 ел төрмәгә, тагын 5 хокуклардан мәхрүм ителүгә, милектән мәхрүм ителүгә хөкем ителә.

Азат ителгәч, Гинзбург төрмә, лагерь, сөргеннәр кичергән кешеләрнең авыр тормышы турында китап яза. Рәсми журналлар редакцияләре әсәрне кабул итмиләр. Шуңа күрә ул башта 1967 елда Италиядә дөнья күрә. Автор үлеменнә соң, 1989 елда Вечерняя Казань гәзитендә «Текә маршрут» исеме белән саннан-санга басыла башлый.