Егет сүзе. Асфальтта кан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Егет сүзе. Асфальтта кан latin yazuında])
Егет сүзе. Асфальтта кан
Атама Слово пацана. Кровь на асфальте
Нәрсә нигезендә эшләнгән Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970—2010-х[d]
Чыгыш иле  Россия
Чыгыш теле рус теле
Башлану вакыты 9 ноябрь 2023
Тәмамла(н)у вакыты 21 декабрь 2023
Режиссер Жора Крыжовников[d]
Сценарий авторы Жора Крыжовников[d]
Андрей Христофорович Золотарёв[d]
Рольләрдә Иван Филиппович Янковский[d]
Рүзил Миңнекәев[d]
Кемстач, Леон Ильич[d]
Базыкина, Елизавета Сергеевна[d]
Анна Алексеевна Пересильд[d]
Красовская, Анастасия Олеговна[d]
Бурунов, Сергей Вандалович[d]
Юлия Игоревна Александрова[d]
Антон Александрович Васильев[d]
Продюсер Фёдор Бондарчук[d]
Төшерү урыны Ярославль
Төс төсле[d]
Бүлемнәр саны 8
Сезоннар саны 1

«Егет сүзе. Асфальтта кан» (рус. «Слово пацана. Кровь на асфальте») — 1980 еллар ахырында Казанның яшьләр җинаятьчел төркемнәре турында Россия криминаль сериалы, режиссер Жора Крыжовников тарафыннан Роберт Гәрәевнең «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970—2010-х» («Егет сүзе. 1970—2010 еллардагы криминаль Татарстан») китабы нигезендә төшерелгән. Анда төп рольләрне Леон Кемстач, Рузил Миңнекәев, Иван Янковский, Анастасия Красовская, Анна Пересильд уйный.

Сериалны Toomuch Production кинокомпаниясе «НМГ Студия» белән берлектә Интернетта үсеш институты ярдәме белән онлайн-кинотеатр Start заказы буенча төшерә. Премьера 2023 елның 9 ноябрендә Wink һәм Start онлайн-кинотеатрларында башлана.

Сюжеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 еллар ахырында, СССРда үзгәртеп-корулар бара һәм Советлар Союзы чоры ахырына якынлаша, тормыш тотрыксызлана. 1980 еллар шәһәр урамнарына азатлык, шулай ук җинаятьчелек дулкыннарын китерә. Кайбер яшьләр урамда тәрбияләнә башлый, ә кайберләренә бу күз алдына да килмәгән чынбарлыкта үз урыннарын табу авырлаша.

Төп герой, ундүрт яшьлек Андрей, әнисе һәм биш яшьлек сеңлесе белән яши. Ул музыка мәктәбендә укый һәм еш кына урам яшьләре белән очраша. Үзен яклар өчен, Андрей әлеге яшүсмерләрнең берсе Марат белән дуслаша. Марат аңа урам тормышына кереп китәргә ярдәм итә. Яшьләр төркемнәре һәр җир өчен көрәшә, алар үз хокукларын яклый, хәтта законнарны һәм вәгъдәләрне боза. Алар өчен мөһим булган бердәнбер нәрсә — бу аларның көч куллануга һәм олылар дөньясының куркуларына каршы торучы дусларына бирелгән антлары була.

Шул ук вакытта Андрей белән милициянең яшь хезмәткәре Иринаның мөнәсәбәтләре тарихы да яктыртыла[1].

Рольләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр Роле
Иван Янковский Вова «Адидас» Вова «Адидас»
Рузил Миңнекәев Марат «Адидас младший» Марат «Адидас младший»
Леон Кемстач Андрей Васильев «Пальто» Андрей Васильев «Пальто»
Елизавета Базыкина Наташа Наташа
Анна Пересильд Айгөл, Маратның дус кызы Айгөл, Маратның дус кызы
Анастасия Красовская Ирина Сергеевна, кече лейтенант Ирина Сергеевна, кече лейтенант
Сергей Бурунов Кирилл, Вованың атасы Кирилл, Вованың атасы
Юлия Александрова Светлана Михайловна, Андрейның анасы Светлана Михайловна, Андрейның анасы
Антон Васильев Илдар Юнусович, майор Илдар Юнусович, майор
Никита Кологривый Кащей Кащей
Лев Зулькарнаев Зима Зима
Слава Копейкин Валера «Турбо» Валера «Турбо»
Иван Макаревич Джон, музыкаль төркем солисты Джон, музыкаль төркем солисты
Александр Самойленко Денис Коневич, Дружинниклар оператив комсомол отряды җитәкчесе Денис Коневич, Дружинниклар оператив комсомол отряды җитәкчесе
Варвара Куприна Юля, Андрейның сеңлесе Юля, Андрейның сеңлесе
Никита Манец Кирилл Кирилл
Ярослав Могильников Миша «Ералаш» Миша «Ералаш»
Андрей Максимов Жёлтый Жёлтый
Григорий Дудник Искәндәр Искәндәр
Владимир Виноградов видеосалон хуҗасы видеосалон хуҗасы
Наталия Потапова Флюра Габдуловна, мәктәптә уку-укыту мөдире Флюра Габдуловна, мәктәптә уку-укыту мөдире
Ольга Лапшина Нина апа Нина апа
Лидия Ильина Полина Филипповна, «Ералаш» Мишаның әбисе Полина Филипповна, «Ералаш» Мишаның әбисе
Светлана Смирнова-Кацагаджиева Диләрә, Маратның анасы Диләрә, Маратның анасы
Даниил Киселёв Цыган Цыган
Лев Коткин Лапоть Лапоть

Саундтрек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исполнитель / музыка Трек
Solovyova, Ziborov «Котылу»
Xloers Loneliness
Lunacy
АИГЕЛ «Пыяла»
«Альянс» «На заре»
Виктор Цой, «Кино» «Перемен»
Вилли Токарев «В шумном балагане»
Владимир Кузьмин «Только ты и я»
Егор Летов «Зоопарк»
Игорь Тальков «Летний дождь»
«Комбинация» «Не забывай»
«Мираж» «Новый герой»
«Снова вместе»
«Солнечное лето»
«Я не шучу»
Стас Намин, «Цветы» «Богатырская сила»
Юрий Шатунов, «Ласковый май» «Розовый вечер»
«Седая ночь»

Релиз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сериалның тиз арада чыгуы турында беренче мәгълүмат 2023 елның августында тизер чыккач билеле була. Җитештерү белән Интернетны үстерү институты ярдәме белән TOOMUCH Production һәм «НМГ Студия» кинокомпанияләре шөгыльләнгән.[2]

Шоу сигез серияны үз эченә ала, аларны 2023 елның 9 ноябрендә Wink һәм Start онлайн-кинотеатрларында күрсәтә башлыйлар[3][4].

«Егет сүзе» 2023 елның «Яңа сезон» фестиваленең «Иң көтелгән сериал» номинациясендә җиңә[5].

2023 елның декабрендә сериалның титрларында яңгыраган, Аигел төркеменең шул ук исемдәге 2020 елда чыккан альбомыннан "Пыяла" трегы Shazam дөнья чартында беренче урынны яулый. Shazamнан тыш, трек Россия, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Латвия, Эстония һәм Украинада «Яндекс Музыка», VK, Apple Music, шулай ук Россия, Казахстан һәм Белоруссиядә Spotify-да беренче урыннарны яулый. Матбугат моны Аигел төркеменең Россиядә концертларын гамәлдән чыгару һәм аның әгъзаларының Россиядән эмиграциясе белән бәйле рәвештә сериал титрларыннан чыгарылуы белән бәйли, һәм билгесез җырның авторыны белергә теләгән тамашачылар трекларны тавыш буенча билгели торган Shazam сервисына массакүләм мөрәҗәгать итә.[6][7][8][9]

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 1 декабрендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә сериалны тәнкыйтьли, мондый фильмнар Россия җитәкчелеге һәм төбәк хакимиятләре сәясәтенә туры килми, дип белдерә.[10][11]

Татарстан Республикасы балалар омбудсмены Ирина Волынец сериалны тыюны сорап, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роскомнадзорга) мөрәҗәгать иткән.[10][12][13]

Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов сериалның үзенә түгел, ә аны ничек тәкъдим итүләренә игътибар бирергә, аерым көчләрнең сериалны ничек кулланырга тырышуларын гына аңларга кирәк, дип белдергән.[14][15]

Украина ММЧ хәбәрләре буенча, сериал Украин аудиториясе арасында билгеле бер популярлык яулый.[16][17][18] Бу, үз чиратында, сугыш вакытында Россия контентын куллануның кабул ителүе дөреслеге турында актив фикер алышуларга сәбәп була.[19][16][20]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Слово пацана. Кровь на асфальте (2023-08-10). 2023-12-03 тикшерелгән.
  2. Иван Янковский рассказал о сериале «Слово пацана» к выходу первого тизера. әлеге чыганактан 2023-08-24 архивланды. 2023-08-24 тикшерелгән.
  3. «В городе неспокойно. Двор идет на двор»: вышел тизер криминальной драмы «Слово пацана». әлеге чыганактан 2023-08-24 архивланды. 2023-08-24 тикшерелгән.
  4. Вышел тизер нового сериала Жоры Крыжовникова «Слово пацана» с Иваном Янковским. әлеге чыганактан 2023-08-24 архивланды. 2023-08-24 тикшерелгән.
  5. «Новый сезон»: «Слово» пацанов (ru). Ведомости (2023-09-15). әлеге чыганактан 2023-11-07 архивланды. 2023-11-07 тикшерелгән.
  6. Группа «Аигел» возглавила топ мирового чарта Shazam.
  7. «Вымарали из титров сериала»: как мир «шазамит» татарское техно от дуэта «Аигел»
  8. АИГЕЛ — В титрах не значится — Звуки. Ру
  9. Кравчук, Анна (2023-12-04). Забыли о войне? Саундтрек к российскому сериалу "Слово пацана" возглавил топ-100 Украины на Apple Music (uk). 2023-12-04 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 Рөстәм Миңнеханов «Слово пацана» турында: Мондый фильмнар безнең сәясәткә туры килми.
  11. Минниханов о «Слове пацана»: Такие фильмы не соответствуют нашей политике.
  12. «Это насаждение преступной идеологии и чернуха»: Волынец просит запретить «Слово пацана».
  13. Ирина Волынец обратилась в Роскомнадзор с просьбой проверить сериал «Слово пацана».
  14. Прокурор РТ о «Слове пацана»: Отдельные силы пытаются использовать его в своих интересах.
  15. Прокурор Татарстана о сериале «Слово пацана»: «Отдельные силы пытаются использовать его в своих интересах».
  16. 16,0 16,1 В Украине стал популярным российский сериал о молодежной преступности (ru). 2023-12-02 тикшерелгән.
  17. Не "Слово пацана", а украинские фильмы о бандитских 90-х (ru) (2023-12-01). 2023-12-02 тикшерелгән.
  18. Російський серіал потрапив в українські гугл-тренди. Реакції соцмереж (uk) (2023-12-01). 2023-12-02 тикшерелгән.
  19. В чем опасность российского сериала "Слово пацана": реакции украинцев в сети (ru) (2023-12-01). 2023-12-02 тикшерелгән.
  20. Андрухович, Карина (2023-11-30). Російський серіал "Слово пацана" змусив українців забути про війну: чому не варто його дивитися (uk). 2023-12-02 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]