Екатерина Гловацкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатерина Гловацкая latin yazuında])
Екатерина Гловацкая
Туган 27 сентябрь 1921(1921-09-27)
Охтырка, Харьков губернасы, Украина Совет Социалистик Республикасы
Үлгән 4 гыйнвар 2001(2001-01-04) (79 яшь)
Киев, Украина
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер филологический факультет Киевского университета[d]
Һөнәре язучы
Эш бирүче Киевский национальный университет культуры и искусств[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 

Екатерина Ивановна Глова́цкая (укр. Катерина Іванівна Гловацька; 1921 елның 27 сентябре, Ахтырка (хәзер Украина, Сумы өлкәсе) — 2001 елның 4 гыйнвары, Киев) — совет һәм украин язучысы һәм тәрҗемәчесе. Филология фәннәре кандидаты (1959 елдан). Украина Язучылар берлеге әгъзасы (1984).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда Киев университетының[1] филология факультетын тәмамлый. Украин радиосында мөхәррир (1945-1952), 1957-1970 елларда — «Веселка» нәшриятында, аннары, 1970-1982 елларда — Киев мәдәният институтында өлкән укытучы һәм доцент булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антик темаларга язылган («Борынгы грек мифлары», 1977; «Канатлы ат», 1983) китаплары, балалар өчен Гомерның «Одиссея» (1969) һәм «Илиада»сы (1974) тәрҗемәләре, рус язучылары һәм рус әдәбияты турындагы мәкаләләр авторы.

Г.Вайзенборнның «Үч кайтаручы» (1964), Э. М. Ремаркның «Көнбатыш фронтта үзгәреш юк» (1986), Г.Кантның «Тамаша залы» (1987) романнарын, Ф. Дюрренматтның «Судья һәм аның җәллады. Вәгъдә. Авария» повестьлар җыентыгын (1970), Б. Келлерманның «Үлем биюе» (1990), К. Брукнерның «Алтын фиргавен» (1973), Э Кестнерның «Эмиль һәм детективлар» (1978) повестьларын немец теленнән һәм шулай ук поляк язучыларының берничә әсәрен тәрҗемә итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Шанін Ю. Антична квадрига «Веселки» // Всесвіт. 1984. № 6;
    • Доценко Р. Боги і герої, а над усе — люди // Вітчизна. 1985. № 2.
    • Рыхло П. Казна неувядающей красоты. В кн.: Литература. Дети. Время. К., 1985..
  1. Жадько В. О. Гловацька Катерина Іванівна // У пам’яті Києва: Довідник-посібник. — К.: Фенікс, 2007. — С. 193.