Елга каракошы
Елга каракошы | ||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Фәнни классификация | ||||||||||||||
|
||||||||||||||
Латин атамасы | ||||||||||||||
Haliaeetus albicilla Linnaeus, 1758 |
||||||||||||||
Ареал | ||||||||||||||
оялау урыннары кышлау урыннары ел әйләнәсенә торган урыннар | ||||||||||||||
|
Елга́ каракошы́ (аккойрык бөркет, Haliaeetus albicilla) - карчыга кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош.
Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә. ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.
5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар. Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. 2009 елда Иж елгасы буенда балыкчылар куйган ятьмәләргә уралып, табигать инспекторлары кулына 9,7 кг авырлыгындагы кош эләккән.[3]
Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана.
Елга каракошы Татарстан Республикасы һәм Русиянең Кызыл Китапларына кертелгән һәм аны саклау чаралыры каралган күп кенә бөтендөнья документларына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә кышлаган экземплярлар да күзәтелә.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
- ↑ 3,0 3,1 Ятьмәдәге ерткыч (Табигать һәм без) / Әмир ХӘСӘНОВ, “Кичке Таң” Дәүләт тыюлыгы инспекторы. Әгерҗе районы / – № 43 (11288), 7 апрель, 2009