Займище күпере
| Займище күпере | |
|---|---|
| Кисеп үтә | Идел елгасы |
| Урнашу | Татарстан |
| Озынлык | 1025,4 метр[1] |
| Ачылган | 1989 |
Займище күпере (рус. Займищенский мост) — Идел аша автоюл күпере, Займище (Кузма билеге[3], Казан шәһәре бистәсе, сул ярында) һәм Яр буе Морквашы (уң ярында) авыллары янында урнашкан.
Мәскәү Көньяк портыннан 1295,4 километр ераклыкта, Яшел Үзән тимер юл күпереннән 12 километр түбәнрәк, Казан елга портыннан 15 километрга югарырак, М7 «Идел» автоюлының 777-нче километрында урнашкан.
«Волгомост»ның 3нче номерлы күпере отряды тарафыннан 1981—89 елларда төзелгән.[4]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Төзелеш 1981 елда башланган. Беренче чират үз эченә күпер кичүне һәм киләчәк М7 трассаның өлешләрен (Иделгә кадәр — Сембергә юл үткәргеч һәм Яр буе Морквашы янында транспорт чишелеш, Идел артында — Займищедә тимер юл күпере һәм Залесныйда чишелеш) керткән.
2011 елда күпердә әсфәлт йөгертмәсен алмаштырганнар, әмма автотранспорт хәрәкәте туктатылмаган.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ http://www.volgomost.ru/activities/FinalObjects/614/
- ↑ Мост через реку Волгу на участке автомобильной дороги Нижний Новгород – Казань от села Покровка до села Новая Тура в Республике Татарстан, archived from the original on 2014-10-26, retrieved 2014-07-20
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-24, retrieved 2014-10-24
- ↑ Волгомост — Готовые проекты, archived from the original on 2012-12-01, retrieved 2014-07-20
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2014-07-20