Эчтәлеккә күчү

Яшел Үзән тимер юл күпере

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел Үзән тимер юл күпере latin yazuında])
Яшел Үзән тимер юл күпере (Романов күпере, Кызыл күпер, Зөя күпере)
Кисеп үтә Идел
Урнашу Татарстан һәм Яшел Үзән
Рәсми исем Яшел Үзән тимер юл күпере
Корылыш тибы үтәдән-үтә күренмәле фермалар белән металл өрлек күпере
Озынлык 1063,2 метр
Ачылган 11 июль 1913

Яшел Үзән тимер юл күпере (Романов күпере, Кызыл күпер, Зөя күпере) — Яшел Үзән шәһәре һәм Түбән Карамалы бистәсе арасында Идел аша тимер юл күпере.

Беренче Романов күпере 1910—1913 елларда Н. А. Белелюбский һәм А. П. Пшеницкий проекты буенча төзелгән.

Көймә йөрерлек торыкның биеклеге — 21,2 м — проект дәрәҗәсеннән, 17,2 м — гадәттәге терәүгә куелган дәрәҗәсенннән, 13,1 м — исәп дәрәҗәсеннән.

Төзелеш 1911 елның февралендә башланган, ә 1913 елның июлендә күпер буенча хәрәкәт ачылган. 1921 елда ул төзекләндерелә.

1950—1952 елларда гамәлдәге күпер янында икенче күпер төзелгән; хәрәкәте 1957 елда ачылган. 2006—2011 елларда торык корылмаларының алмаштыруы үткәрелгән.[1]