Заятүләк (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заятүләк (җыр) latin yazuında])

Заятүләк - башкорт халык җыры.

Текст[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таулы тауга ошатып,

Тимер белән коршатып,

Алып килгән тавыгыз -

Балкантау бу түгел.

Билгели-билгели йөргән

Бүресе күп Балкантау.

Алпан-тилпән атлаган

Аеруы күп Балкантау.

Кыз баладай буяулы

Төлкесе күп Балкантау

Оя ясар, йомырка җәер

Коштары күп Балкантау.

Майлап салган каештай

Елан күп Балкантау.

Җәеп куйган бәрхәттә

Урманы күп Балкантау

Таулы тауга ошатып,

Тимер белән коршатып,

Алып килгән тавыгыз да, -

Балкантау бу түгел.