Зур Кливлендның Шива Вишну Һинд дине гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Кливлендның Шива Вишну Һинд дине гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Зур Кливлендның Шива Вишну Һинд дине гыйбадәтханәсе
Ил Америка Кушма Штатлары
Төбәк / район Parma, Ohio, 7773 Ridge Road, 44129
Кайсы дини агымга карый Вишну һәм Шивага табыну
Төзелеш еллары 1989—??? еллар
Сайт [shivavishnutemple.org Рәсми сайт]

Зур Кливлендның Шива Вишну Һинд дине гыйбадәтханәсе - ул Парма, Оһайода Кливленд Метрополитэн Даирәсененең Һинд дине тарафдарларына хезмәт итә торган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә 12 000 Һинд дине тарафдарына хезмәт итә һәм аңа елына 30 000 кеше килә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елда Һинд дине тарафдарлары даими урнашулары булмаганга күрә, Кливленд Дәүләт Университетында очраша торган булганнар. Берничә урын эзләп каралган булган, мәсьәлән, Оһайода Төньяк Роялтонда калдырылган бина, әмма планнар чынга ашмаган, чөнки җәмәгать Һиндуларны кабул итә алмаган. 1987 елда $200 000 суммага 22 акр җир белән янган бина сатып алынган булган. 1989 елда яндырылган бина $350 000 акча кулланып янә төзекләндереленеп өске каты һәм йөрү мөмкинчелеге белән аскы катлы бина булган. 1989 елның 10 сентябрендә гыйбадәтханәгә 2000 Һинд дине тарафдары килеп иннаугурация булган.[1]. 1997 елда гыйбадәтханә үсүче Һинд дине тарафдарларына җайлаштырырлык итеп янә төзекләндерелеп 32 акрга кадәр киңәйтелгән булган, моңа якынча $20 миллион сумма сарыф ителгән булган.[2][3]

Дизайны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәнең ике алтаре бар, сул якта Шива һәм уң якта Вишну. Ганеша алтаре Шива алтареннан уң яктан һәм Дурга һәм Лакшми алтарьлары Шива һәм Вишну алтарьлары арасында. Нанди үгезе Шива алтареннән тышта урнашкан һәм карашы Шивага юнәлгән. Стеналарда күп Һинд дине Илаһлары һәм Алиһәләре сыннары корылган. Гыйбадәтханәнең мәйданы 11 000 квадрат фут. [4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Greater Cleveland Shiva Vishnu Temple (2004). әлеге чыганактан 2019-09-14 архивланды. 2020-04-29 тикшерелгән.
  2. Sean Brennan (1 May 2015). The Presidents Corner.
  3. Greater Cleveland Shiva Vishnu Temple (26 February 2015).
  4. Nikki Rhoades (23 October 2019). Shiva Vishnu is a Gorgeous and Unique Temple In Greater Cleveland. 24 January 2020 тикшерелгән.