Зур Күккүз авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Күккүз авыл җирлеге latin yazuında])
Зур Күккүз авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Зур Күккүз[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 805 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Зур Күккүз авыл җирлегеРоссия Федерациясенең Татарстанның Апас районындагы муниципалитет.

Административ үзәге — Зур Күккүз авылы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән»[3][4]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[5]2011[6]2012[7]2013[8]2014[9]2015[10]
919913884865842837

Ике авылда татарлар гына (Зур һәм Кече Күккүз), бер авылда татарлар белән бергә руслар (Шонгат) һәм бер авылда татарлар белән бергә чуашлар (Яс-Барыш) яши.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур Күккүз авыл җирлеге Әлмәндәр, Болын-Балыкчы, Югары Ындырчы, Чүри-Бураш авыл җирлекләре, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнары белән чиктәш. Зур Күккүз авыл җирлеге чиге Югары Ослан муниципаль районы белән чиктәш җирдә Зур Күккүз, Югары Ындырчы авыл җирлекләре һәм Югары Ослан муниципаль районы чикләре тоташкан урында Кече Күккүз авылыннан 2,0 км төньяк-көнбатышта Зөя елгасы акваториясендә урнашкан 46 нчы тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Зур Күккүз авыл җирлеге, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнары чикләре тоташкан урында Ясаклы Барыш авылыннан 1,3 км көнчыгышта урнашкан 6 нчы (176 нчы) тоташу ноктасына кадәр уза.

Зур Күккүз авыл җирлеге чиге Кама Тамагы муниципаль районы белән чиктәш җирдә 6 нчы (176 нчы) тоташу ноктасыннан алып Апас муниципаль районы чиге буйлап Зур Күккүз, Әлмәндәр авыл җирлекләре һәм Кама Тамагы муниципаль районы чикләре тоташкан урында Әҗем авылыннан 1,3 км төньякта урнашкан 7 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Зур Күккүз авыл җирлеге чиге Әлмәндәр авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Зур Күккүз, Әлмәндәр һәм Чүри-Бураш авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Әҗем авылыннан 3,3 км көньяк-көнбатышта урнашкан 8 нче тоташу ноктасыннан алып урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 450 м төньяк-көнчыгышка таба, көнчыгыш чиге буйлап 300 м төньякка таба, төньяк-көнчыгыш чиге буйлап 900 м төньяк-көнбатышка таба һәм көньяк-көнбатыш чиге буйлап 150 м, чокыр буенча 100 м, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 250 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап икенче кибеп баручы инешкә кадәр уза, аннары әлеге инеш агымы буенча 1,6 км аска таба, 200 м төньяк-көнчыгышка таба буа буенча бара, кибеп баручы инеш агымы буенча 700 м кабат аска таба уза, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м көньяк-көнчыгышка таба, «Казан – Ульяновск» – Иске Барыш – Кама Тамагы» – Әлмәндәр – Кече Болгаер автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 900 м төньяк-көнчыгышка таба, 1,2 км көньяк-көнчыгышка таба 7 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Зур Күккүз авыл җирлеге чиге Чүри-Бураш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 8 нче тоташу ноктасыннан алып көнбатышка таба 600 м урман полосасының төньяк чиге буйлап, 200 м урман полосасы буйлап, 750 м урман полосасының төньяк чиге буйлап, казылган урыннарны һәм ишелмәләрне кисеп үтеп, 2,6 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м урман полосасының көньяк чиге буйлап, 100 м урман полосасы буйлап, 250 м урман полосасының төньяк чиге буйлап, Казан – Ульяновск федераль автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 50 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, Үләмә елгасы яр буе агач-куак массивын, елганың үзен кисеп үтеп, 50 м бара, аннары төньяк-көнбатышка таба, агач-куак массивын кисеп үтеп, 1,0 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м агач-куак массивының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 150 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 100 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 100 м урман массивының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 300 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 550 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 1,3 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м агач-куак массивының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 400 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м Зөя елгасы яр бу агач-куак массивы буйлап һәм 20 м Зөя елгасы буенча Зур Күккүз, Чүри-Бураш һәм Болын-Балыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Кормаш авылыннан 2,1 км көньяк-көнчыгышта Зөя елгасы акваториясендә урнашкан 9 нчы тоташу ноктасына кадәр уза.

Зур Күккүз авыл җирлеге чиге Болын-Балыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Зур Күккүз, Болын-Балыкчы һәм Югары Ындырчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Үтәмеш авылыннан 1,6 км көнчыгышта урнашкан 10 нчы тоташу ноктасыннан алып көньяк-көнбатышка таба, карьерны, ике тапкыр Бия елгасын һәм канауларны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, сынык сызык ясап, 4,4 км, «Буа урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Төбәк Черкене участок урманчылыгындагы 1 нче урман кварталының төньяк-көнбатыш чиге буйлап 1,1 км Зөя елгасына кадәр бара, әлеге елга буенча 20 м көньякка таба уза һәм аның агымы буенча 700 м өскә таба 9 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Зур Күккүз авыл җирлеге чиге Югары Ындырчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 10 нчы тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 50 м төньякка таба, 250 м көнчыгышка таба, күлне кисеп үтеп, 1,7 км төньяк-көнчыгышка таба бара, аннары 250 м көньяк-көнчыгышка таба, 150 м урман массивының төньяк чиге буйлап, 150 м агач-куак массивының көньяк чиге буйлап уза, алга таба «Идел буе урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Чулпан участок урманчылыгындагы 70 нче урман кварталының аерымланган кишәрлегенең төньяк чиге буйлап 300 м, төньяк-көнчыгышка таба 15 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м сазлыкның төньяк-көнбатыш чиге буйлап, 200 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 100 м сазлыкның төньяк-көнбатыш чиге буйлап, 250 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 100 м агач-куак массивы буйлап, 400 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап һәм, агач-куак массивын кисеп үтеп, көньяк-көнчыгышка таба 150 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 50 м агач-куак массивының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 100 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м агач-куак массивы буйлап, яр буе агач-куак массивын кисеп үтеп, 200 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Зөя елгасына кадәр уза, алга таба әлеге елга буенча 40 м һәм аның агымы буенча 2,3 км аска таба 46 нчы тоташу ноктасына кадәр бара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  4. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  5. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  6. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  10. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.