ИСККОН Мандир, Дәһли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ИСККОН Мандир, Дәһли latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Мандиры, Дәһли
Шри Шри Радха Партхасарати Мандир
Мандирның тыштан күренеше
Мандирның тыштан күренеше
Мандирның тыштан күренеше
Ил [[Һиндстан]]
Төбәк / район Дәһли / Яңа Дәһли, Харе Кришна Калкулыклары, Кайлашның Көнчыгышы
Дин Радха Партхасарати (Кришна һәм Радхага табыну)
Кайсы дини агымга карый Радха Партхасарати (Кришна һәм Радһа)га табыну
Төзелеш еллары ???—1998 ел
Сайт [iskcondelhi Рәсми сайт]

Шри Шри Радха Партхасарати Мандир, гомумән Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Дәһли гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм, Вишнуизм "Радха Партхасарати" формасындагы Кришна Ходае һәм Радхарани гыбйбадәтханәсе буларак мәгълүм. Гыйбадәтханә 1998 елның 5 апрелендә шул вакытта Һиндстанның премьер-минстры Атал Бихари Ваджпайи тарафыннан инаугурацияләнгән булган,[1] һәм Дәлһинең Баш Министры Сахиб Сингх Верма һәм Сушма Сварадж булган. Ул Харе Кришна Калкулыкларында (Неру Сарае янында), Һиндстанның Яңа Дәһлинең Көнчыгыш Кайлаш даирәсендә урнашкан.

Гыйбадәтханә Комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ИСККОН Гыйбадәтханәсе Ачьют Кавинде тарафыннан конструкциясе планы ясалган һәм төзелгән; Ачьют Кавинде 1993 елда бу гыйбадәтханә комплексын Ачарья Бхактиведанта Свами Прабхупада тарафдарлары өчен төзергә про-боно комиссия кабул итәргә риза булган,[2] бу Һиндстан иң зур гыйбадәтханә комплексларының берсе. Анда каһиннәр һәм хезмәт күрсәтүчеләр өчен күп бүлмәләр бар. Аның күп заллары бар, алар идәрә максатлары өчен һәм төрле семинарлар өчен кулланылалар. Ул дүрт киң секциягә бүленгән.

Һиндстан Даны Ведик Мәдәни Үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә комплексында Һиндстан Даны Ведик Мәдәни Үзәге бар, бу зиярәт кылучылар һәм туристлар өчен төрле мультмедиа технологияләрен кулланып тәкъдим ителгән төп Һинду текстлар төрында өйрәнергә мөмкинчелек бирә. Алар:

  1. Бхагавад Гита Аниматроникасы - Сәхнә сөйләве, лазерларны һәм проекторларны кулланып, бу күргәзмә зиярәт кылучыларга Бхагавад Гитаның биш төп концепциясе турында өйрәнергә мөмкинчелек бирә, биредә табигатьнең өч гунасы һәм Йога системасы күрсәтелгән.
  2. Махабхарата Тәҗрибәсе - Яктылык һәм тавыш күргәзмәсе ул Махабхарата тарих сызыгын тәкъдим итә, ул тәфсилле ысулда меңнәрчә шигырьне колачлый.
  3. Рамаяна Сәнгать Галереясе - - Америка Кушма Штатларыннан, Россиядән, Һиндстаннан һәм Берләшкән Корольлектән ИСККОН әгъзалары тарафыннан ясалган 30-дан артык майлы буяулар тупланмасы.
  4. Бхагават Пуран Күргәзмәсе - - бу күргәзмә Вайшанва традициясенең иң әһәмиятле текстын визуаль форматта күрсәтә.

Дөньяның Иң Зур Изге Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстан Даны Ведик Мәдәни Үзәктә 'Искиткеч Бхагавад Гита' саклана, ул теләсә нинди дөнья диненең төп текстының иң зур басылган китабы булып тора. Италиядә бастырылган 'Исктиткеч Бхагавад Гита'ның авырлыгы 800 кг һәм үлчәме 2,8 метра, аны Һиндстанның Премьер-Министры Нарендра Моди 2019 елның 26 февралендә ачкан,[3] һәм Тринидадтан Саньяси Гопал Кришна Госвами һәм Һиндстанның Мәдәният Министры Доктор Манеш Шарма шунда булган.[4]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Prime Minister’s Inaugural Speech (en-US). әлеге чыганактан 2019-12-16 архивланды. 2019-11-14 тикшерелгән.
  2. KK Ashraf, J Belluardo, An architecture of independence: the making of modern South Asia : Charles Correa, Balkrishna Doshi, Muzharul Islam, Achyut Kanvinde, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-9663856-0-1]], 1998, p.15
  3. PM attends Gita Aradhana Mahotsav at ISKCON, New Delhi.
  4. English rendering of Text of PM’s speech at Unveiling ceremony of world's largest Bhagavad Gita.