Иван Башилов
Күренеш
| Иван Башилов | |
|---|---|
| Туган | 17 (29) ноябрь 1892 Кашин, Тверь губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 20 август 1953 (60 яшь) Красноярск, РСФСР, СССР |
| Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
| Күмү урыны | Троицки зираты[d] |
| Ватандашлыгы | Россия империясе |
| Әлма-матер | Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты |
| Һөнәре | химик |
| Эш бирүче | Мәскәү дәүләт нәзек химия технологияләре университеты[d] |
| Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
| Гыйльми исем: | профессор[d] |
Иван Башилов, Иван Яков улы Башилов (рус. Иван Яковлевич Башилов, 17 (29) ноябрь 1892, Кашин, Тверь губернасы, Россия империясе — 20 август 1953 (60 яшь), Красноярск, РСФСР, СССР) — химик-технолог, металлург, техник фәннәр докторы (1937), профессор (1936), СССР дәүләт премиясе иясе (1948), Русиядә радий һәм сирәк очрый торган миталлар сәнәгатьләренә нигез салучыларның берсе. Бондюг бистәсендә радий заводына нигез сала һәм шушы зводның беренче җитәкчесе була (1920-1921). 1920-еллардан Мәскәүдә: Гамәли минералогия институтында сирәк очрый торган элементлар тәҗрибәханәсе мөдире (1924-1938), Мәскәү нәзек химия технологиясе институтында кафедра мөдире. 1938 елда репрессияләнә, алман-совет сугышы вакытында иреккә чыгарыла.[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В