Изге Рух иңү чиркәве (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Рух иңү чиркәве (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
чиркәү
Изге Рух иңү чиркәве
рус. Духосошественская церковь
Церковь Сошествия Святого Духа в Казани (11 июня 2015 года).JPG
Ил Русия
шәһәр Казан, Туфан Миңнуллин урамы, 21
Дин праваслау дине
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре чиркәү
Төзелеш еллары 17311735 еллар
Төп даталар:
1931 (ябылу), 2011 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Изге Рух иңү чиркәве (рус. Духосошественская церковь) — Казанның Вахит районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан праваслау дине гыйбадәтханәсе. Урыс праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1731-1735 елларда төзелә, 1832-1833 һәм 1897 елларда үзгәртеп төзелә; 1931 елда ябыла, чиркәү бинасы клуб (1950-елларга кадәр), торак йорт (1950-1970-еллар) һәм курчак театры (1950-еллар-2011) итеп файдаланыла; 2011 елда кире Урыс праваслау чиркәвенә кайтарыла.