Илдар Дадин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Илдар Дадин
Dadin ildar.jpg
Туган телдә исем Илдар Илдус улы Дадин
Туган 14 апрель 1982({{padleft:1982|4|0}}-{{padleft:4|2|0}}-{{padleft:14|2|0}}) (35 яшь)
Железнодорожный (шәһәр), Мәскәү өлкәсе, Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе
Илдар Дадин Викиҗыентыкта

Илдар Илдус улы Дадин (14 апрель 1982(19820414), Мәскәү өлкәсе, Железнодорожный) — Русия җәмәгать активисты, оппозиционер, 2016-2017 елларда сәяси тоткын.

РФ Җинаять кодексының 212.2 маддәсе (митинг, нәмаеш, җыелыш, йөреш яки пикетлау үткәрү яки оештыру кагыйдәләрен бер-бер артлы бозу) буенча Россия мәхкәмәсе тарафыннан беренче хөкем ителгән кеше.[2]

Amnesty International[3] һәм Human Rights Watch (HRW)[4] иҗтмагый оешмалары Илдарны «вөҗдан тоткыны» дип таныган.

Мәхкәмәдән соң Карелиянең Сегеж колониясенә җибәрелә. Иреккә колония хезмәткәрләренең төрле җәзалау, кыйнаулары турында хәбәрләр җибәрә. Русиядә тоткыннарны җәзалау турындагы хәбәрләр Русиядә һәм чит илләрдә резонанс тудыра.[5][6][7]. Яңа, 2017 ел алдыннан Алтай краендагы колониягә күчерелә.

2017 елның 22 февралендә РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан акланган. Гаепләү хөкеме кире кагылган, Дадинның реабилитациягә хокукы танылган.[8] 26 февраль көнне иреккә чыгарыла.[9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]