Илида Бәширова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илида Бәширова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илида Бәширова
Туган телдә исем Илида Басыйр кызы Бәширова
Туган 23 ноябрь 1938(1938-11-23) (82 яшь)
Оренбург өлкәсе Матвеевка районы Иске Әшер авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе

Илида Бәширова - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илида Басыйр кызы Бәширова 1938 елның 23 ноябрендә Оренбург өлкәсе Матвеевка районы Иске Әшер авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1956 елда Оренбург өлкәсе Шарлык районы Яңа Муса авылында унъеллык урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар бүлегенә укырга керә. Университетта татар теле һәм әдәбияты белән бергә рус теле һәм әдәбияты, диалектик материализм, политэкономия, фәлсәфә тарихы, гарәп теле, иске татар теле, чит тел һ.б. фәннәрдән тирәнтен белем бирелә. Татар теле һәм әдәбиятының төрле тармакларын киләчәктә зур галим булып танылачак Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Хәмит Ярми, Мирфатыйх Зәкиев, Диләрә Тумашева, гарәп телен Мирза Мәхмүтов, политэкономиядән Мансур Абдрахманов кебек шәхесләр укыта. Илида барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерә. Татар хорына, Рәшидә Җиһаншина җитәкчелегендә драма түгәрәгенә йөри.Университетны уңышлы тәмамлагач, И.Бәширова 1960-1963 елларда Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Бакай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963-1966 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында белемен камилләштерә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген булачак галим Институтта яңа юнәлеш буларак билгеләнгән татар әдәби теле стилистикасына караган мәсьәләләрне өйрәнүдән башлый. Фәнни җитәкче итеп билгеләнгән Хәлиф Курбатов беренче аспирантына, үзе дә әле яңа гына кызыксынып эшли башлаган, рус филологиясендә кызу бәхәсләр тудырган «Матур әдәбият стиле» темасын тәкъдим итә.

1966 елдан И.Бәширова «Татар мәгърифәтче әдипләрнең индивидуаль стиле» дигән яңа тема буенча тикшерү алып бара. 1981-1985 елларда И.Б.Бәширова, «Сәнгатьле күзаллау һәм аның тәгъбирләнеше» темасы кысаларында, Г.Бәширов, Ә.Еники, М.Әмир, И.Гази, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, А.Расих, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Н.Фәттах, Р.Төхфәтуллин, М.Юныс кебек танылган татар совет әдипләренең хикәяләү осталыгын, сәнгатьле сөйләмен өйрәнә. Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре күпсанлы күләмле мәкаләләрдә чагылыш таба. Алга таба олуг әдип Г.Бәшировның кулъязмалары тикшерелеп, «Җидегән чишмә моңы» исемле хезмәт дөнья күрә (Татар.кит.нәшр., 1995, 114 б.).

1986 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының эш планында, «Татар әдәби теле тарихы» дигән зур тема ачыла. Х.Курбатов, И.Абдуллиннар белән берлектә, И.Бәширова әлеге өлкәдә тикшерүләр алып бара.

2000 елда докторлык диссертациясе яклана. Бу чорда И.Бәширова үзенең фәнни эшчәнлеген Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында укыту белән бергә алып бара. 1988 елда ул, татар телендә «Гомуми тел гыйлеме» курсын укыту өчен махсус чакырылып, университетта эшли башлый. 2012 елда галим «Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр: татар әдәби теленең билге-шартлары һәм аларның өйрәнелеше» дигән монография язып бастыра (Казан, 2012, 255 б.).

Фәнни хезмәтләре исемлеге:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сүз белән сурәт ясау: Татар поэзиясендә сүз-сурәт (Изображение словом в татарской поэзии) .- Казан:Тат.кит.нәшр., 1974.- 175 б.
  • Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле: Татар прозасында хикәяләү стильләренең үсеше һәм аның әсәр теленә тәэсире (Язык художественной прозы: развитие повествовательного стиля в татарской прозе) .- Казан: Тат.кит.нәшр., 1979,- 97 б. Рец. Ф.Газизова. Шигъриятле сүз турында//Соц. Татарстан.- 1980.- 17 октябрь; Ф.С.Сафиуллина «И.Б.Баширова. Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле»//Сов. Тюркология, 1980.- № 5.- С.84-85; М.З.Закиев. Татарское языкознание 70-х годов в свете достижений советской лингвистики// Проблемы языка и происхождение волжских татар.- Казань: Тат.кн. изд-во, 1986.- С.230.
  • Җидегән чишмә моңы …Гомәр Бәшировның иҗат лабораториясеннән (Мелодия родника: из творческой лаборатории Г.Баширова).- Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.- 144 б.
  • Татар әдәби теле тарихы: Х1Х гасыр ахыры- ХХ йөз башы татар әдәби телендә исем категорияләре һәм фигыль наклоненияләрендә әдәби норма, норма вариантлылыгы һәм функциональ- стилистик вариантлылык (Татарский литературный язык конца Х1Х - начала ХХ века: литературная норма, вариативность нормы и функционально-стилистическая вариативность в категориях имени существительного и наклонениях глагола).- Казан: КДТУ нәшр., 1999.-576 б.
  • Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: Татар лексикасында системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр .- Казан, 2006.- 192 б.
  • Х1Х гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар әдәби теле: жанр стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык. - Казан, 2008.- 340 б.
  • Татар әдәби теле. Семасиология.- Казан, 2010.- 532 б.
  • Татар язма әдәби теле тарихы. Гомуми кереш: Татар әдәби теленең табигатен һәм вазыйфасын барлыкка китерә торган традиция-дәвамчанлык, эшкәртелү-шомартылу, диалектларыннан өстенлек, норма һәм норма вариантлылыгы, функциональ – стилистик һәм социаль- функциональ вариантлылык мәсьәләләренең татар филологиясендә өйрәнелеше.- Казан, 1912.- 270 б.

Уку-укыту, методик программа һәм кулланмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский литературный язык конца Х1Х – начала ХХ века: функционирование категорий имени существительного в различных жанро-стилевых текстах.- Казань: ИЗд-во «Регентъ», 2002.- 21 с.
  • Татарский литературный язык конца Х1Х – начала ХХ века: функционирование наклонений глагола в различных жанро-стилевых текстах.-Казань:Изд-во «Регентъ», 2002.- 39 с.
  • Татарский литературный язык конца Х1Х – начала ХХ века: литературная норма, вариативность нормы и функционально- стилистическая вариативность.- Казань: Изд-во «Регентъ», 2002.- 54 с.
  • Общее языкознание. Программа и методическая разработка отдельных тем для студентов факультета татарской филологи.- Казань, 2003.- 3,5 п.л.
  • Татарский литературный язык конца Х1Х – начала ХХ века: литературная норма, вариативность нормы и функционально- стилистическая вариативность .- Казань: КГУ, 203.- 63 с.
  • Гомуми тел гыйлеме. Программа һәм аерым темаларның кыскача методик эшкәртмәсе: Татар филологиясе факультеты студентлары өчен. - Казан: КДУ , 2003.- 3 п.л.
  • Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультеты студентлары өчен махсус курс программасы. -Казан: КГУ, 2004.- 1 п.л.
  • Татар стилистикасының теоретик нигезләре: Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен программа.- Казан, 2005.- 2 п.л.
  • Элемтә өчен: Казан, К. Маркса, 12.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://www.antat.ru/tt/iyli/ob-institute/structure/sotrudniki/bashirova-i.php