Илья Гинзбург

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илья Гинзбург latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Туу датасы 13 (25) гыйнвар 1882
Туу урыны Мәскәү, Россия империясе
Үлем датасы 15 апрель 1965(1965-04-15) (83 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре галим
Эш урыны ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Академик дәрәҗә геология-минералогия фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Хезмәт Кызыл Байрак ордены заслуженный деятель науки и техники РСФСР Хөрмәт Билгесе ордены

Гинзбург Илья Исаакович (18821965) — ССРБ геохимигы һәм минералогы. Файдалы казылмаларны геохимик ысул белән эзләү алымына нигез салучыларның берсе. Геология-минералогия фәннәре докторы (1943), профессор, РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1957), Сталин премиясе лауреаты (1946) — Көньяк Урал никель рудасы яткылыгын ачу өчен[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илья Исаакович Гинзбург 1882 елның 13(25) гыйнварында мещан гаиләсендә туган[2], Ир туганнары: Григорий, Матвей.

1902-1904 елларда Фрайберг тау академиясында укый (Алмания).

1913 елда Петербург политехник университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый.

1923—1925 елларда Алманиядә командировкада була (Берлин).

Геология комитетының исәп-икътисади бүлегендә геолог--икътисадчы булып эшли. Русия җитештерү көчләрен тикшерү буенча комиссия әгъзасы (КЕП).

1928 елның 12 декабрь 58-се статья, 7-се пункт буенча (геоком эше) кулга алына[3]), (сәнәгать саботажы) фигыль төзәтү лагерына 10 елга хөкем ителә, 1929 елның 13 октябрендә Ухтага килә. Промысла һәм эзләнү төркемендә эшли, шул исәптән радий һәм минераллашкан суны (яткылыклары һәм сәнәгать әһәмияте) тикшерә. 1930 елның язында химия лабораториясенең беренче оештыручысы һәм җитәкчесе була (30 га якын кеше исәпләнә). 1931 елның 20 июнендә ирекле биләмәгә күчерелә, 2 ай үткәч, күзәтү астында азат ителә. 1932 елның февралендә Мәскәүгә чакыртып алына, 1нче мартта Сопс утырышында (Җитештерү көчләрен тикшерү советы) Ухтаның сыек радий рудасы турында доклад ясый. Аның доклады нигезендә табылган ятма турында сәнәгать үзләштерү буенча карар кабул ителә. 1934 елда иреккә чыгарыла, 1936 елның 27 июлендә хөкем алына.

Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Биология лабораториясендә эшли.

1956—1963 елларда Геология, петрография, минералогия һәм геохимия институтының экзоген руда ямалары бүлегенең мөдире вазифасын башкара.

Илья Исаакович Гинзбург 1965 елның 15 апрелендә Мәскәүдә вафат була[4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Улы — минералог А. И. Гинзбург (1917—1984).

Награда һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1945 — Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945)
  • 1946 — өченче дәрәҗә Сталин премиясе, никель рудасы ямасын ачу һәм геология эшләре һәм Көньяк Урал никель заводы өчен чимал базасын тәэмин итү өчен
  • 1957 — РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гинзбург Илья Исаакович // Горная энциклопедия. Т. 2. Москва: Советская энциклопедия, 1986. С. 67.
  2. Гинзбург Илья Исаакович // Большая советская энциклопедия. М.: Советская энциклопедия. 1969—1978.
  3. Гинзбург Илья Исаакович — Открытый список
  4. Сообщение о смерти И. И. Гинзбурга // Известия АН СССР, серия геологическая. 1965. № 12.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илья Исаакович Гинзбург: [Некролог] // Известия АН СССР, серия геологическая. 1966. № 1. С. 143—144.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]