Илһан Мүфиде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илһан Мүфиде latin yazuında])
Илһан Мүфиде
Туган телдә исем төр. Müfide İlhan
Туган 11 февраль 1911(1911-02-11)
Бейкоз (Бейкоз), Истанбул[d], Госман империясе
Үлгән 2 февраль 1996(1996-02-02) (84 яшь)
Бодрум[d], Мугла[d], Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре сәясәтче, педагог
Сәяси фирка Демократик фирка[d]

 Илһан Мүфиде Викиҗыентыкта

Илһан Мүфиде (11 февраль 1911 ел, Мерсин — 2 февраль 1996 ел, Бодрум) — төрек педагогы һәм дәүләт эшмәкәре. Төркиянең беренче хатын-кыз-мэры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһан Мүфиде 1911 елның 11 февралендә[1] Мерсинда туган. Аның әтисе Мостафа Нәзиф армия офицеры, әнисе Әминә — йорт хуҗабикәсе була. Мүфидегә дүрт яшь булганда, аның әтисе Дарданелла операциясе алышларының берсендә һәлак була. Полководец Фәүзи Чакмак әтисенең абыйы, Муфиденең бабасы тиеш кеше була[2]. Беренче бөтендөнья сугышы төгәлләнгәннән соң, Мерсинны кыска вакытка француз армиясе басып ала, шуңа күрә Мүфиде Илһан башлангыч белем алуын Әнкарада тәмамлый. Истанбул азат ителгәннән соң Мүфиде анда кызлар мәктәбен тәмамлый. 1928 елда ул педагогия лицеен тәмамлый. Соңыннан Истанбулда укытучы булып эшли.

Мүфиде Илһан доктор фәрук Илһанга кияүгә чыга. Аларның җиде баласы була. Ирле-хатынлы Төркия шәһәрләре буйлап еш йөри, аннары Берлинда укый. 1937 елда Муфиде һәм Фәрук Илһаннар Төркиягә кире кайта, әммә соңыннан аннан тагын китә. Фәрук Илһанга Әфганстанда Кабул университетының медицина мәктәбендә укыту эшен тәкъдим итәләр. Ирле-хатынлф риза була. Мүфиде белән Фәрук Илһаннар шулай ук Гыйракта Бачра Карачига кадәр су буйлап сәяхәт кыла. 1945 елда алар Төркиягә кире кайтырга тели, әммә сугыш барганлыктан, Иран аша машинада кайта. 1946 елда Төркиягә кайтканнан соң, алар сәясәт белән шөгыльләнә[3].

1950 елда гомуми сайлауларда Демократик фирка еңә, Җөмһүрият халык партиясенең 27 ел дәвамындагы идаралыгы өзелә. Мүфиде Илһан Демократик партиядан Мерсин шәһәре башлыгына сайлауларда катнаша һәм Төркия тарихында беренче хатын-кыз мэры булып китә, шул аркасында киң танылу ала.

1951 елда Мүфиде Илһан мэр вазифасыннан китә һәм партиядан чыга.

1968—1981 елларда Мүфиде Илһан Алманияда төрек иммигрантларын укыта[4]. Шулай ук ул берничә хәйрия оешмасында эшли һәм Мерсин шәһәрендәге хастахәнәләргә һәм картлар йортына ярдәм күрсәтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kudret Ünal:Müfide İlhan, Tarsus Belediyesi Kültür Yayınları, Tarsus, 2013 ISBN 978-605-62343-9-2,p.11
  2. MÜfide İlhan, archived from the original on 2019-09-01, retrieved 2021-05-07 
  3. İçel Sanat Kulübü dergisi, 175, Abdullah Ayan: Bilinmeyen Müfide İlhan
  4. Online newspaper article. Todayszaman.com (2009-03-16). 2011-01-02 тикшерелгән.(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]