Империализм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Империализм (лат. imperium — «кул», «хакимлек») — тигезсез мөнәсәбәтләргә корылган дәүләт сәясәте. Тышкы сәясәткә территорияләр басып алу, колонияләр яулап алу, башка илләр өстеннән сәяси яки икътисади контроль кору хас. Эчке сәясәттә сәнәгать-финанс монополияләре зур урын алып тора (монополистик капитализм).

"Империализм" стадиясе Дж. Гибсон (1902), В. И. Ленин (1916) һәм башкалар тарафыннан капитализмга карата монополияләр һәм финанс капиталы хакимлеге шартларына бәйләп карала. Бу чорда халыкара (трансмилли) корпорацияләр (трестлар) арасында дөньяны икътисади бүлү бара һәм шушы нигездә алар арасында көрәш җәелә, ул көрәшкә дәүләтләр да җәлеп ителә.

XXI гасырда империализмның асылын күп яктан глобальләштерү төшенчәсе басып китә. Бу фазада дөньяда йогынты ясау өлкәләре өчен сугыш дөньяның бер полюслылыгы дип әйтерлек шартларында бара.

Империализмның билгеләре[1]:

  • 4 төрдәге монополияләр барлыкка килү: картель, синдикат, трест, концерн;
  • җитештерү һәм банк капиталларының финанс капиталына берләшүе;
  • дөньяны территорияләр җәһәтеннән бүлү тәмамлану, аны яңадан бүлү өчен сугышлар башлану;
  • олигархлар барлыкка килү;
  • дөньяны үзара бүлешүче монополистик берләшмәләр барлыкка килү.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Блауг М. Экономический империализм // Экономическая мысль в ретроспективе = Economic Theory in Retrospect. — М.: Дело, 1994. — С. 240-244. — XVII, 627 с. — ISBN 5-86461-151-4.
  • Водовозов В. В. Империализм // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Гобсон Джон. Империализм. Прибой, 1927.
  • Империализм / Гефтер М. Я. // Ива — Италики. — М. : Советская энциклопедия, 1972. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 10).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]