Инвожо (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инвожо (журнал) latin yazuında])
«Инвожо»
«Инвожо»
Tөр

яшьләр журналы.

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Удмуртия Язучылар берлеге
Удмурт Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы

Баш мөхәррир

Петр Захаров[d]

Нигезләнде

1990 ел

Тел

удмурт, рус

Төп офис

Ижевск, Пастухов ур., 13

Тиражы

705 (2024)

ISSN

0868-796X


Веб-сайт: https://invozho.su/

«Инвожо» (удмурт теленнән: Көн белән төн тигезлеге) ― 1990 елдан Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә удмурт һәм рус телләрендә чыгарыла торган яшьләр иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-сәнгать журналы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журнал Удмурт Республикасы Язучылар берлеге[d] һәм Удмурт Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы тарафыннан оештырылган[1].

2005 елда журнал редакциясендә Россиядә беренче тапкыр фин-угыр халыклары арасында ПЕН-үзәк – Удмурт ПЕН-клубы төзелә, аның әгъзалары булып республиканың танылган кешеләре: Владимир Владыкин, Татьяна Владыкина, Алексей Шепталин, Анатолий Ишмуратов, Юрий Перевозчиков, Петр Елкин, Василий Морозов, Сергей Орлов, Лев Вахитов, Василий Ушаков, күп кенә яшь галимнәр, рәссамнар, язучылар һәм журналистлар тора[2].

Баш мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1990—1992 елларда ― Владимир Яковлевич Самсонов (Никвлад Самсонов, 1946―2002)
  • 1992—1999 елларда ― Егор Егорович Загребин (1937―2015)
  • 1999 елдан ― Пётр Михайлович Захаров (1961 елгы)

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда «Инвожо» «Россиянең Иң яхшы биш этник басмасы – 2018» (рус. Пять лучших этнических изданий России-2018) конкурсының «Иң яхшы журнал» номинациясендә җиңү яулаган, аның нәтиҗәләре Сочида Бөтенроссия «Вся Россия» матбугат фестивале алдыннан ясалган[3].

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналда, яшь авторларның прозасыннан һәм шигъриятеннән тыш, публицистик һәм тәнкыйди материаллар басыла, мәдәният, сәнгать, этнография мәсьәләләре яктыртыла, фин-угор темасына зур роль бирелә[1].

«Инвожо» журналы редакциясендә типография һәм нәшрият эшли, анда авторлар хисабына яшь язучыларның аз тиражлы китаплары арзан хакка басыла. Бүгенге көндә удмурт шагыйрьләренең, язучыларының һәм композиторларының 100 дән артык китабы басылган[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Туганаев, 2008
  2. О журнале. Инвожо. 2020-12-22 тикшерелгән.(үле сылтама)
  3. Дмитрий Винокуров (2018-10-07). Лучшим этническим журналом России назвали «Инвожо» из Удмуртии. ИА «Удмуртия». 2020-12-22 тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. «Инвожо» журнал ВКонтакте

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]