Инеш керкәсе
Инеш керкәсе | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Salmo trutta L., 1758[1] |
---|---|
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Лососи[d][1] |
Таксонның халык атамасы | Brown Trout[2], Sea Trout[2], taimen[3], pstruh obecný[4], Ørred[5], Truite fario, Forelle, Кумжа, Trota atlantica, Morska postrv[5], Bruinforel[5], Meriforell[5] һәм ørret |
Таксон синонимы | Trutta variabilis[d] |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d][6] |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Охранный статус NZTCS | introduced and naturalised[d][9] |
Геном төзелеше URL-ы | ensembl.org/Salmo_trutta[10] |
![]() |
Ине́ш керкәсе́ (лат. Salmo trutta) — сөләйман балыклылар гаиләлегеннән. Евразия, Төньяк Америка, Африкада яши, Австралия һәм Яңа Зеландиядә климатка ярашкан. Татарстан территориясендә Идел, Кама бассейннарының чиста һәм салкын сулы инешләрендә һәм вак елгаларында (Зәй, Бөрсет, Кече Шомбыт һ.б.) тереклек үтә.
Гәүдәсенең озынлыгы 37 см га кадәр, ян-яктан кысылган. Авырлыгы 0,2-0,8 кг. Башы өске яктан яссыланган. Төсе кара, ян-яклары алтынсыман сары, корсак өлешендә күп санда төрле төстәге тимгелләр бар. Уылдыгын (200 дән 2 меңгә кадәр бөртек) көзен чуер ташлы сай сулы урыннарда чәчә. Умырткасызлар (зоопланктон, бөҗәкләр һ.б. умырткасызларның личинкалары) белән туклана. Инеш керкәсе буада үрчетү объекты булып тора.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 Кызыл китап — 1964.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Portál informačního systému ochrany přírody — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 FishBase / R. Froese, D. Pauly
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2
- ↑ https://archiv.dafv.de/index.php/projekte-aktionen/fisch-des-jahres
- ↑ https://sfv-fsp.ch/fisch-des-jahres/2020-die-forelle/
- ↑ New Zealand Threat Classification System Database — Department of Conservation.
- ↑ Ensembl