Инцитат
Күренеш
| Инцитат | |
|---|---|
| лат. Incitatus | |
| Это организм таксона | E. caballus[d] |
| Туу урыны | Рим Испаниясе[d] |
| Һөнәр төре | сәясәтче |
| Башкарган вазыйфа | Рим консулы[1] |
| Эшчәнлек еллары | БЭК I гасыр |
| Мәдәният | Борынгы Рим |
| Хуҗасы | Калигула |

Инцитат (лат. Incitatus - Йөгерек, Тизйөрешле, Елдам) Калигула императорының иң яраткан аты, риваять буенча, ул Рим сенаторы итеп билгеләнгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Светоний һәм Дион Кассий тарихи әсәрләрнең буенча, Инцитат гражданлыгын һәм сенатор вазыйфасын алган. Калигула атын консул итеп ясарга дә ниятли, тик өлгерми.
Мәдәнияттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Инцитат» исеме сәясәттә чикләнмәгән хакимиятнең һәлакәтлелек һәм дуамаллык синонимы булган.
Инцитат Грейвз Роберт, Гавриил Державин, Кроули Алистәр, Виктор Гюго[2] һәм башка авторларның әсәрләре персонажы булып тора.
Заманча фикерләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кайбер хәзерге заман тарихчылары бу атны кызык өчен уйлап чыгарылган дип фаразлый. Бер өлеше бу Каллигуланың акылсызлык күренеше түгел, ә сәяси көндәшләреннән көләргә тырышу дип фаразлый. [3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://cultea.fr/caligula-quand-lempereur-romain-voulut-nommer-son-cheval-consul.html
- ↑ Victor Hugo, Les misérables, vol 1, Wordsworth Editions Limited, Chatham 1994, s 446
- ↑ Woods D. Caligula, Incitatus, and the Consulship // Classical Quarterly. — 2014. — Vol. 64 (2). — P. 775.