Иранилар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иранилар latin yazuında])
Иранилар
ингл. Irani
фар. ایرانی
Язу латин язуы
 Иранилар Викиҗыентыкта

Иранилар (Фарсы телендә:ایرانی; мәгънәсе Иранлы) Һиндстан субкыйтгасында этно-дини төркем җәмәгате; алар 19-ынчы һәм 20-нче гасырларда Ираннан Британия Һиндстанына эмиграцияләгән Зәрдөштлек тарафдарларыннан килеп чыгышлы.[1] Алар мәдәни, лингвистик, этник һәм иҗтимагый рәвештә моңа кадәр күп гасыр элек Фарсы иленең Ислам явы вакытында Һиндстанга Олы Ираннан эмиграцияләгән Парсилардан аерылып тора. Ирани җәмәгатенең кайберәүләре Зәрдөштлек Дари теле дип аталган этнолектта сөйләшәләр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә "Ирани" төшенчәсе беренче мәртәбә Могол чорында очраса да, күпчелек Иранилар 19-ынчы гасырда һәм 20-нче гасыр башында Ираннан киткән һәм Һиндстан субкыйтгасына күчкән иммигрантлардан килеп чыккан. Шул вакытта Иранда Каҗарлар хөкем сөргән һәм атәшпәрәстләрне дини кысрыклау булган. Кайбер Иранилар әле дә Фарсыча һәм Дарича сөйләшәләр. Иранилар гомумән алганда, зуррак атәшпәрәстләр общинасының суб-төркеме буларак карала.
Парсилар өчен очрак белән кебек, Иранилар күбесенчә Һиндстанның көнбатыш ярында Гөҗәрат һәм Маһараштра штатларында яши. Иранилар Мумбаи шәһәрендә һәм аның тирәли күп яши.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]