Иске Куак вулысы
Иске Куак вулысы | |
---|---|
Үзәк | Мордва Карамалысы, Иске Куак |
Халык саны | 5739 кеше (1890) |
Иске Куак вулысы (тат. ئىسكىٰ قوواق (ماردىٰۋا قارامالىٰسىٰ) ۋولىٰسىٰ, рус. Старо-Куакская (Мордовско-Кармальская) волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Югары Карамалы, Мордва Әфүнкәсе, Мордва-Ивановски, Түбән Чыршылы, Кузай, Чатырлы һәм Темәш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 9 торак пунктта 5739 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Мордва Карамалысы вулысы дип йөртелгән. 1920-елларның уртасында бетерелә.